Мәдәният
Туган ягым – бишегем
"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре һәм шәкертләре төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүләр яулыйлар.
Узган елда социаль проектлар конкурсының "Туган як" номинациясендә уңышка ирештеләр. Шул проект буенча бер чара икенчесен алыштыра. Җирле шагыйрьләргә багышлап әзерләнгән кичәләр күңелле уза. Күптән түгел Виктор Колпаков иҗаты белән танышу оештырганнар. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан...
"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре һәм шәкертләре төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүләр яулыйлар.
Узган елда социаль проектлар конкурсының "Туган як" номинациясендә уңышка ирештеләр. Шул проект буенча бер чара икенчесен алыштыра. Җирле шагыйрьләргә багышлап әзерләнгән кичәләр күңелле уза. Күптән түгел Виктор Колпаков иҗаты белән танышу оештырганнар. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан шигырь сөйләү, иҗатын барлау да отышлы булган. Тәрбиячеләр Светлана Биктимерова, Айсылу Җамалетдинова, Рәфинә Фирстова ярдәмендә Казанның билгеле урыннарына читтән торып сәяхәт ясау да балаларны мәгълүматка баета. Киләчәктә приютлылар Яр Чаллы, Алабуга, Болгар һәм Казан шәһәрләренә экскурсия оештыруны планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев