Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тырыш хезмәткәрләр һәм яхшы артистлар

Рәхилә Мирзаянова XII район халык иҗаты фестиваленең чираттагы концертын "Менделеевсказот" предприятиесе коллективы тәкъдим итте. - Мин биологик чистарту корылмалары цехында эшлим, - ди Валентина Капустина. - Концертта коллегаларым катнаша: цех начальнигы Зәйнәп Семёнова, механик Дмитрий Петров җырлыйлар, ә инженер-химик Ольга Захарова бии. - Мин сатып алулар бүлегендә эшләүче хезмәттәшләремне хупларга...

Рәхилә Мирзаянова
XII район халык иҗаты фестиваленең чираттагы концертын "Менделеевсказот" предприятиесе коллективы тәкъдим итте.
- Мин биологик чистарту корылмалары цехында эшлим, - ди Валентина Капустина. - Концертта коллегаларым катнаша: цех начальнигы Зәйнәп Семёнова, механик Дмитрий Петров җырлыйлар, ә инженер-химик Ольга Захарова бии.
- Мин сатып алулар бүлегендә эшләүче хезмәттәшләремне хупларга килдем, - ди сүзгә кушыла Вера Садовская.
Фестиваль быел "Җирне саклау - безгә васыять" девизы астында үтә. "Менделеевсказот" эшчәнлеге үзенчәлеге буенча экологиягә турыдан-туры бәйле. Завод әйләнә-тирә мохитне саклауда эзлекле эш алып бара. Бу турыда кичәне алып баручы Наталья Щербакова әйтте. Ул һәр номерны темага багышланган шигъри юллар белән үреп игълан итте.
Николай Макаров, Юрий Гудовских һәм Сергей Крюков вокал жанрында сыналдылар. Эльвина Вильданова, Айсылу Абдрахманова, Дмитрий Петров инглиз, татар һәм удмурт телләрендә җырлар башкардылар.
Заводның бию коллективы залдагыларны отышлы композицияләре белән әсир итте. Рус, ирланд, татар, көнчыгыш, кавказ биюләре көчле алкышларга күмелде. Раушан Гатауллин, Айдар Мортазин, Илшат Шәрәфетдинов, Алсу Фәхретдинова куйган шаян сәхнә күренешләре актуальлекләре, темага тәңгәл килүләре белән аерылып торды.
Владимир Шалаумов - Есенин шигырьләренә тезмә, Светлана Алексеева "Бәхет даруханәсе" монологын укыдылар. Рамил Вәлиев гармунда татар халык көйләрен башкарды. Концерт "Экология" исемле музыкаль-хореографик композиция белән тәмамланды.
- Мин сезне яхшы хезмәткәрләр буларак белә идем, - диде предприятие директоры урынбасары Фиргат Абдрахманов, - ә бүген сез яхшы артистлар буларак та танылдыгыз. Алга таба да тырышып эшләргә һәм җырлап яшәргә язсын.
Концертны район башлыгы Игорь Привалов та хозур кылды.
Динар Бәхтиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев