Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшьләр актив булырга тиеш

Яшьләр программаларының эшләве, спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру һәм яңа республика проектларында катнашу икенче яшьләр форумының төп мәсьәләләре булды. Утырыш сәнгать мәктәбендә делегатлар, чакырылганнар, ведомстволар һәм службалар җитәкчеләре катнашында узды. - Замана ата-аналары балаларының төп ихтыяҗларын канәгатьләндерергә - ашатырга һәм киендерергә генә омтылмыйлар, әхлакый яктан үстерергә, конкуренциягә сәләтле итәргә дә телиләр,...

Яшьләр программаларының эшләве, спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру һәм яңа республика проектларында катнашу икенче яшьләр форумының төп мәсьәләләре булды.



Утырыш сәнгать мәктәбендә делегатлар, чакырылганнар, ведомстволар һәм службалар җитәкчеләре катнашында узды.
- Замана ата-аналары балаларының төп ихтыяҗларын канәгатьләндерергә - ашатырга һәм киендерергә генә омтылмыйлар, әхлакый яктан үстерергә, конкуренциягә сәләтле итәргә дә телиләр, - диде сәламләү сүзендә район җитәкчесе урынбасары Светлана Безбородова. - Бу мәсьәләдә зур ярдәмне яшьләр программалары күрсәтә.
2009 елдан гамәлдә булган "Район яшьләре" максатчан программасы кысаларында районда һәм шәһәрдә күпсанлы чаралар оештырыла. "Авыл яшьләре" авыл җирендә яшәргә теләүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, өченче программаның нигезендә - талантлы балалар турында кайгырту. Программада шулай ук йөзләгән яшь менделеевлы шөгыльләнүче "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексын ремонтлау да.
Теманы ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе урынбасары Александр Карпов дәвам итте.
- Бүген спорт белән шөгыльләнү, актив һәм эшлекле булу модада, - дип яшьләргә мөрәҗәгать итте Александр Андреевич. - Катнашып һәм җиңеп идеяләрне тормышка ашыруга грант алырга мөмкин булган күпләгән проектлар гамәлдә. Алар арасында - сезнең һәрберегез көчегезне сынап карый алырлык һәм иң яхшылар рәтенә керерлек "Кадрлар резервы", "Республика яшьләр форумы".
2009-2011 елларда башкарылган эшләр турында безнең районнан Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы Лилия Богатова отчет бирде. Яшь белгечләр совет рәисе Алмаз Искаков Л.Карпов исемендәге химия заводының яшьләр оешмасы турында сөйләде. Авылда фермер хуҗалыгын үстерү тәҗрибәсе белән Камайдан Илнур Хәйриев уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, биш ел элек, үз эшен оештыру чорында, мондый программалар булмаган. Хәзер фермерлык белән шөгыльләнү күпкә гадирәк, дәүләт яклавы сизелә.
1 нче мәктәп чыгарылышы Полина Красноперова Казанда "Универсиада-2013" көннәрен үткәргәндә волонтер булу тәкъдимен кертте. Ул эшчәнлекнең өстенлекләре, проектта катнашуның яңа мөмкинлекләре турында сөйләде, утырышның төп идеясен - актив булу һәм планнарны, амбицияләрне тормышка ашыру юлларын эзләү фикерен ассызыклады.
1 нче мәктәпнең Балалар думасы вәкиле Азат Тимергалиев район власте органнары белән хәбәрләшеп эшләү тәкъдимен кертте.
"Чиста һава" волонтерлык хәрәкәте лидеры һөнәр училищесы укучысы Ленар Әхмәдуллин башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул шулай ук планнар белән бүлеште, алар арасында - өлкәннәргә ярдәм күрсәтү, акцияләр үткәрү.
Форум көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул итү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары яшьлђр форумы

2
X