Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырлар өчен туган

Ольга Смолькова "Юность" район мәдәният йортында солист Инна Килееваның "Минем күңелем җырлары" исемле концерты булды. Инна Семеновна күп еллар дәвамында рус һәм мари халкы җырларына тугрылыклы. Аның концерты үзешчән артистка үзенчәлекле тәкъдим ителгән лирик җырлар төрлелеге белән аерыла. - Инна Килееваны күптәннән беләбез һәм аның иҗатын яратабыз, - диләр ирле-хатынлы...

Ольга Смолькова
"Юность" район мәдәният йортында солист Инна Килееваның "Минем күңелем җырлары" исемле концерты булды.
Инна Семеновна күп еллар дәвамында рус һәм мари халкы җырларына тугрылыклы. Аның концерты үзешчән артистка үзенчәлекле тәкъдим ителгән лирик җырлар төрлелеге белән аерыла.
- Инна Килееваны күптәннән беләбез һәм аның иҗатын яратабыз, - диләр ирле-хатынлы Шакировлар. - Менделеевлылар бу сүзләргә кушылыр дип уйлыйбыз.
Алып баручы Радик Ахунҗанов билгеләп үткәнчә, тамашачыларның күбесе авылдан чыккан кешеләр. Алар өчен бу чара - кече ватан, туган як җырлары турында хатирәләр яңарту.
Концертта "Край ты мой любимый", "Улица широкая моя", "Кнопочки баянные" җырлары башкарылды, мари телендә такмаклар яңгырады. Балалар сәнгать мәктәбенең "Наигрыш" халык инструментлары ансамбле, яшь солист Марианна Сабирова, "Эрвел", "Былина" коллективлары чыгышын халык яратып кабул итте.
- Халык иҗатын үстерү һәм пропагандалауда Инна Семеновнаның өлеше бәһасез, - дип билгеләп үтте кичәнең йомгаклау өлешендә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева һәм җырчыга яңа иҗади уңышлар, хыялларының чынга ашуын теләде.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары "Эрвел" ансамбле

2
X