Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бакчаларда – Яңа ел маҗаралары

"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Яңа ел тамашасы узды. Бәйрәмгә ата-аналар да чакырылды. Бакча мөдире Е.Грицук Яңа 2013 ел белән тәбрикләде, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде. Зал түрендә балкыган бизәлгән яшел чыршы янында тылсымлы Яңа ел маҗарасы башланды. Балалар зәвыклы маскарад киемнәрендә чыршы турында җыр...

"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Яңа ел тамашасы узды. Бәйрәмгә ата-аналар да чакырылды.
Бакча мөдире Е.Грицук Яңа 2013 ел белән тәбрикләде, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде.
Зал түрендә балкыган бизәлгән яшел чыршы янында тылсымлы Яңа ел маҗарасы башланды. Балалар зәвыклы маскарад киемнәрендә чыршы турында җыр башкардылар. Алып баручы тәрбияче Наталья Кузнецова сәхнә түренә әкият геройлары чыгуын хәбәр итүгә, залда тынлык урнашты. Убырлы (тәрбияче Светлана Байкова) һәм аның улы Ивашка (Эльвина Идрисова) чыгышын кызлар һәм малайлар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып күзәттеләр. Аларның Кыш бабай (Людмила Коваль) һәм Кар кызына (Ирина Әхмәтова) корылган сихерле тозаклары тиз чишелде. Яңа ел бәйрәмен көткән балалар янына Кыш бабай һәм Кар кызы, мең төрле каршылыклар үтеп, вакытында килеп җиттеләр. Кызлар һәм малайлар Кыш бабайга татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Убырлы белән аның улы, балалар белән дуслашып, уеннарда катнаштылар. Тамаша "Бәхет кошы" җыры көенә заманча бию белән тәмамланды, һәр балага Яңа ел бүләге өләшенде.
***
8 нче балалар бакчасында бер чыршы бәйрәме икенчесен алыштырды.
Учреждениедә тәрбияләнүче 149 бала өчен Яңа ел тамашасы яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла. 26 декабрьдә өлкән төркемнең 30 малае һәм кызы (тәрбиячеләре Галина Тарасова, Фәридә Нәҗипова), ата-аналар залга җыелды. Бакча мөдире Гөлнара Гудовская чараны республика һәм районкүләм конкурсларда җиңүчеләрне тәбрикләүдән башлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. Татар һәм рус телләрендә яңгыраган җырлар, шигырьләр, чыршы тирәли әйләнү, табышмаклар чишү, уеннар - барысы да балаларны тамаша геройлары итте.
Әкият геройлары Нехочуха (Галина Брендина), Кар патшасы (Энҗе Хәсәншина), тылсымчы Сөләйман (Гүзәлия Фәттахова) бәйрәмне күңелле һәм тәэсирләргә бай итәр өчен барысын да эшләделәр. Кыш бабайның (Людмила Мөхәммәтҗанова) бүләкләр өләшүе иң күңелле мизгелләр булды.
***
10 нчы балалар бакчасының җиде төркеменә йөрүче 178 малай һәм кыз өчен учреждение хезмәткәрләре тылсымлы Яңа ел тамашасы әзерләделәр.
Иң нәниләр тәрбиячеләре Лилия Багапова һәм Зөлфия Гайнетдинова, музыка җитәкчесе Юлия Фирсова белән беренче тапкыр шундый чарада катнаштылар. Залга җыелганнарны бакча мөдире Венера Камаева сәламләде һәм җылы теләкләрен җиткерде. Балалар Куян (Людмила Демидова), Төлке (Анна Ильиных) белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, Кыш бабай (Алена Иванова) белән Кар кызына (Дарья Костылева) осталыкларын күрсәттеләр: шигырь сөйләделәр, уеннарда катнаштылар, биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары бђйрђм калейдоскобы

2
X