Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче мәктәп татарча сөйләшә

1 нче мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе узды. Анда 300 гә якын кеше катнашты. Җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Смирнова. Акциянең максаты: татар теленә кызыксыну уяту, аралашуга ихтыяҗ тудыру, үз республикаң белән горурлану хисе һәм милләтләр арасында толерантлык тәрбияләү. Акцияне 19 февральдә башладык. Мәктәбебезнең татар теле укытучылары...

1 нче мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе узды.
Анда 300 гә якын кеше катнашты. Җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Смирнова. Акциянең максаты: татар теленә кызыксыну уяту, аралашуга ихтыяҗ тудыру, үз республикаң белән горурлану хисе һәм милләтләр арасында толерантлык тәрбияләү.
Акцияне 19 февральдә башладык. Мәктәбебезнең татар теле укытучылары тарафыннан ачык дәресләр, чаралар, мастер-класслар үткәрелде, башлангыч сыйныфларда татарча мультфильмнар күрсәтелде. "Мин татарча сөйләшәм" темасына рәсем конкурсы, викториналар оештырылды. Иң кызыклысы җәмәгать урыннарында аралашу, интервью алу, буклетлар тарату булды.
Чараларда шәһәр халкы теләп катнашты, үз фикерләре белән уртаклашты. һәркайда татар теленә яхшы мөнәсәбәт сизелде.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе аша безнең шәһәрдә икетеллелек законын тормышка ашыруның дөрес юнәлештә баруына ышандык.
1 нче мәктәпнең 9г сыйныфы укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 1 нче мәктәптә

2
X