Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек

12 ноябрьдә Мәдәният елы уңаеннан республиканың беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни-мәгариф проекты старт алды. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган гамәлне Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары оештырган. Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүне максат итеп куйган чара уку елы дәвамында узачак. Татарстанда бу көнне 42 меңнән артык бала өчен мәдәният...

12 ноябрьдә Мәдәният елы уңаеннан республиканың беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни-мәгариф проекты старт алды.
"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган гамәлне Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары оештырган. Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүне максат итеп куйган чара уку елы дәвамында узачак. Татарстанда бу көнне 42 меңнән артык бала өчен мәдәният дәресе оештырылды.
"Юность" район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында узган китап бәйрәменә 279 шәкерт җыелды. Балалар китапханәсенең "Яшь китап сөючеләр" түгәрәгенә (җитәкчесе Ирина Марготнова) йөрүчеләр тамашачыларны могҗизалы әкият иленә сәяхәткә чакырдылар. Тик әкият герое Дюдюка аларның матур хыялларына аяк чалырга тырышты. Балаларга яраткан әсәр геройлары - Кызыл калфак, төлке Алиса, песи Базилио ярдәмгә килделәр. Күңелле сәхнә күренешләре мультфильмнардан җырлар, шигырьләр, бию номерлары белән аралашып барды. Залдагы кунаклар әсәрләрне, әкият геройларын тану буенча табышмаклар чиштеләр, "адашкан" әйберләрне әкиятләргә кайтардылар, исемендә саннар булган әсәрләрне атадылар. Укучыларга хәрәкәтле уеннарда катнашу да бик ошады. Алып баручылар геройларга каршылыкларны җиңеп әкият иленә барып җитәргә булышучы тамашачыларга рәхмәт җиткерделәр. Бәйрәмне оештыруда катнашкан яшь актёрларга, "Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Марина Куликовага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәдәни көндәлекләр алган укучыларны үзәк китапханә директоры урынбасары Альбина Попова котлады, аларны куллану буенча мәгълүмат бирде.
Көндәлектә республиканың мәдәни учреждениеләре, билгеле тарихи урыннар күрсәтелгән. Укучылар мөгаллимнәр һәм ата-аналар ярдәмендә һәр биттәге биремнәрне чишәчәкләр. Проектның I этабы 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Беренче сыйныфлар шулай ук әти-әниләре булышлыгы белән порталга кереп төрле чаралар, мәдәни учреждениеләргә экскурсияләр ясаулары турында фикерләре, тәэсирләре белән бүлешәчәкләр. Өч җиңүче Казанга Яңа ел чыршысы бәйрәменә юллама алачак.
II этап - 2015 елның 1 гыйнварыннан 25 маена кадәр. "Иң яхшы көндәлек", "Иң культуралы ата-ана", "Иң актив сыйныф җитәкчесе", "Иң кунакчыл мәдәни учреждение" номинацияләрендә җиңүчеләр Казанга бүләкләү тантанасына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары китап бђйрђме