Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Без төрлебез, әмма бергәбез”

Фәймә Вахриева Туган тел көненә багышланган шундый исемле чара икенче балалар бакчасына (мөдире Галина Легошина) күп кунаклар җыйды. Өлкән тәрбияче Алсу Шахвердян, чараны ачып: - Республикабызда - йөзгә, Менделеевскида иллегә якын милләт дус яши. Аларның һәркайсының үз гореф-гадәтләре, мәдәнияте, туган теле. Кечкенәдән өйрәтелгән туган тел бала күңелендә милли горурлык хисләре...

Фәймә Вахриева
Туган тел көненә багышланган шундый исемле чара икенче балалар бакчасына (мөдире Галина Легошина) күп кунаклар җыйды.
Өлкән тәрбияче Алсу Шахвердян, чараны ачып:
- Республикабызда - йөзгә, Менделеевскида иллегә якын милләт дус яши. Аларның һәркайсының үз гореф-гадәтләре, мәдәнияте, туган теле. Кечкенәдән өйрәтелгән туган тел бала күңелендә милли горурлык хисләре уята, әйләнә-тирә мохитне танып белүдә, аралашуда ныклы нигез булып тора, - диде.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Татарстанда яшәүче татар, рус, удмурт, керәшен милли киемнәреннән залга уздылар. Шул халыкларның чигү үрнәкләрен чагылдырган ашъяулыклар япкан өстәлләр артында урын алгач, чараның беренче "музыкаль" бите ачылды. Төркемнәр җырлы-биюле күренешләр әзерләгәннәр, чыгышлар халыкларның үзенчәлеген һәм гасырлар буе бер территориядә яшәүчеләрнең уртаклыгын да чагылдырды. "Уеннар" этабында балалар тәрбиячеләре Рәзилә Хәсәнова, Алена Каюмова, Ирина Йосыпова, Валентина Фадеева ярдәмендә "Түбәтәй", "Чума үрдәк, чума каз", "Куып тот", "Ян, ян, якты ян" уеннары оештырдылар.
Балалар, әлбәттә, милли ризыкларны да барладылар һәм пешереп алып килгән чәк-чәк, пәрәпәч, күзикмәк, пилмән турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр.
Туган телгә багышланган бәйрәм бар милләт төркемнәренең дуслык түгәрәгендә биюе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ