Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйгедә районның иң яхшы педагоглары катнашты

Вәсилә Мортазина Эмма Панфилова фотосы Балалар иҗаты үзәгендә узган өстәмә белем бирү педагогларының республика конкурсы район этабы "Йөрәгемне балаларга бирәм"дип аталды. - Укытучы - мәңгегә такта янына чакырылган укучы, - дигән сүзләр белән алып баручы Татьяна Ориничева чараны ачты. Бәйге талантлы педагогларны һәм алдынгы тәҗрибәне яклау, укытучыларның һөнәри осталыгын һәм...

Вәсилә Мортазина
Эмма Панфилова фотосы
Балалар иҗаты үзәгендә узган өстәмә белем бирү педагогларының республика конкурсы район этабы "Йөрәгемне балаларга бирәм"дип аталды.
- Укытучы - мәңгегә такта янына чакырылган укучы, - дигән сүзләр белән алып баручы Татьяна Ориничева чараны ачты.
Бәйге талантлы педагогларны һәм алдынгы тәҗрибәне яклау, укытучыларның һөнәри осталыгын һәм хезмәтләренең абруен арттыру, өстәмә белем бирү системасын саклау һәм үстерү максатыннан үтте.
Конкурсантларны лаеклы бәяләү хокукы составына мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, БИҮ директоры Әлфия Талыйпова, "Очарование" коллективы җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллина кергән компетентлы жюрига бирелде.
- Бирегә тирән белемле педагоглар җыелды. Бәйгене оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт. Безнең очрашу "биредә барыбызның да җыелуы бик яхшы" девизы астында үтсен, - диде Зөлфирә Хафизовна.
Бәйгедә дүрт укытучы катнашты. Аларга унбиш минут эчендә визит карточкасын тәкъдим итәргә, кредоларын ачарга, шәкертләренең казанышлары турында сөйләргә, дәрестән өзек күрсәтергә, программаларын якларга кирәк иде.
Ахыры 2 нче биттә.
Ахыры.
Башы 1 нче биттә.
Миңнегөл Һадиуллинаның укучылары тәҗрибә участогында яшелчәләр үстерәләр, карплар үрчетәләр, экопроектлар яклыйлар. Видеодәрестә экологик берләшмә укучысы үткәрелгән "Тәмәке төтененең чебеннәргә тәэсире" тәҗрибәсе турында сөйләде.
Зәкия Әхмәдуллинаның мастер-классыннан видеоөзек карап, залда утыручы һәркемдә мөстәкыйль рәвештә валентинкалар ясау теләге туды. Яраткан мөгаллимнәрен якларга "Очумелые ручки" түгәрәгенә йөрүчеләр килде. Кызларның берсе тәҗрибәле остазлары җитәкчелегендә үз куллары белән әзерләгән күлмәкне күрсәтте.
Фотима Мирзоева 1 нче гимназиядә һәм Балалар иҗаты үзәгендә мавыктыргыч грамматика һәм сөйләм телен үстерү курсларын тормышка ашыра. Түбән сыйныфларда укучылар видеодәрестә сөйләм телен үстерү мәктәбендә бик теләп бармаклар гимнастикасы, график диктант, физкультминутка белән шөгыльләнделәр. Коллегасы Халидә Сәяфовна катнашучыга "Чын укытучы" шигырен багышлады.
2012 елның авторлык программалары бәйгесе җиңүчесе Гөлүзә Бондарева тамашачы хөкеменә ачык шөгыльдән өзек тәкъдим итте. "Родословие" берләшмәсе шәкертләре нәсел агачын, гаилә гербын, шәһәр гербының үз вариантын тәкъдим иттеләр.
Конкурсантлар педагогик идеяләре, балаларга мөнәсәбәтләре белән таныштырдылар, сайлаган һөнәрләрен дәлилләделәр. Сүзләрен видеопрезентацияләр белән ныгыттылар. Катнашучыларны берләшмәләр шәкертләре һәм коллегалары хуплады.
Балаларны ярату, игелек кылу, дөньяга иң яхшы сыйфатларны бирү, патриот булу - педагогларның төп темалары.
Нәтиҗәләрне жюри әгъзасы Әлфия Талыйпова игълан итте.
- Мондый бәйгеләр педагогик эшчәнлеккә бәя бирү өчен кирәк. Фотима Хушвахтовнаның тырышлыгы белән безнең чараның "Йөрәгемне балаларга бирәм" исемле гимны барлыкка килде. Жюри карары белән урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Гөлүзә Бондарева, икенче - Зәкия Әхмәдуллина һәм Фотима Мирзоева, өченче - Миңнегөл Һадиуллина.
- Мин 33 ел педагог булып эшлим, - диде бәйгенең җиңүчесе Гөлүзә Бондарева. - Өстәмә белем балага сәләтләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Укучы рәсми булмаган шартларда, укытучы белән бер дәрәҗәдә үзен иркен, уңайлы хис итә.
БИҮ шәкертләре тамашачыларга бәйрәм программасы бүләк иттеләр. Бәйге тәмам, алда - республика этабы, катнашучылар анда район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђгариф