Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өч яшьлек бала авыр җәрәхәтләр алды

8 июльдә 19 сәгатьләр тирәсендә өч яшьлек баланың авыр җәрәхәтләр алу очрагы тикшерелә. Редакциягә шәһәрледән уен мәйданындагы хәл турында хәвефле хәбәр алдынды. - Без бу урамда еш йөрибез. Биредә һәрвакыт кеше күп, аеруча балалар. Чөнки ял өчен эскәмияләр генә түгел, уен мәйданчыгы да бар. Ләкин ул ремонт таләп итә. Шул...

8 июльдә 19 сәгатьләр тирәсендә өч яшьлек баланың авыр җәрәхәтләр алу очрагы тикшерелә.
Редакциягә шәһәрледән уен мәйданындагы хәл турында хәвефле хәбәр алдынды.
- Без бу урамда еш йөрибез. Биредә һәрвакыт кеше күп, аеруча балалар. Чөнки ял өчен эскәмияләр генә түгел, уен мәйданчыгы да бар. Ләкин ул ремонт таләп итә. Шул сәбәпле мәйданчыкта кечкенә кыз җитди зыян күрде. Башка балалар белән уйнаганда ул, ялгыш басып, бер метр биеклектән уен зонасында барлыкка килгән тишектән егылды. Тишекне такта белән ябарга тырышу нәтиҗәсез булды, ул һаман да шулай тора, - дип хәбәр итте ханым.
Кыз җитди җәрәхәтләр ала. Ул әнисе белән үзәк район больницасына озатыла, биредә беренче ярдәм күрсәтелә. Икенче көнне аларны Чаллының 5 нче больницасына җибәрәләр, ләкин гаилә госпитализациядән баш тарта.
- Балалар мәйданчыклары нигә ремонтланмый. Баланың сәламәтлегенә килгән зыянны кем каплар? Мондый очракларда нишләргә? Шалтыратучы урынлы сораулар бирә.
Менделеевлыларның игътибарын шуңа да юнәлтәсе килә: уен мәйданчыкларындагы конструкцияләр мәңгелек түгел. Алар даими файдаланудан да, сакчыл булмаган мөнәсәбәттән дә ватыла.
Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре аңлатуынча, балалар мәйданчыклары бер генә оешманың да карамагында түгел. Алар иганәчеләр средстволарына алына. Болар - предприятиеләрнең шәһәрлеләргә бүләге. Шуңа күрә дә сезнең һәм безнең өчен булдырылганны сакларга кирәк.
Балалар уен процессында онытылып китәләр. Алар үзләрен нинди куркыныч сагалап торганын аңлап та бетермиләр. Шуңа да балаларга игътибарлы булу зарур.
Анжела Райсян

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менђ шундый очрак Редакция