Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыгарылышларукырга кайда керә?

Чыгарылыш имтиханнары мәктәп укучыларына яңа тормышка юл ача. Бүгенге унберенче сыйныфлар озакламый төрле уку йортлары студентлары булачак. Безнең корреспондент Анжела Райсян чыгарылышлардан БДИны ничек тапшырулары һәм кайсы уку йортын сайлаулары турында сораштырды. Алина Смирнова, 1 нче гимназия: - Мәктәптә имтиханнарны әдәбияттан - 82 балл, рус теленнән - 98, инглиз теленнән...

Чыгарылыш имтиханнары мәктәп укучыларына яңа тормышка юл ача. Бүгенге унберенче сыйныфлар озакламый төрле уку йортлары студентлары булачак.
Безнең корреспондент Анжела Райсян чыгарылышлардан БДИны ничек тапшырулары һәм кайсы уку йортын сайлаулары турында сораштырды.

Алина Смирнова, 1 нче гимназия:
- Мәктәптә имтиханнарны әдәбияттан - 82 балл, рус теленнән - 98, инглиз теленнән - 87, математикадан 73 баллга тапшырдым. Барлык баллар югары, нәтиҗәләремнән канәгать. Документларны Удмуртия Дәүләт һәм Казан федераль университетларына тапшырдым. Исемлеккә керүем июль азагында билгеле булачак, якынча нәтиҗәләр буенча ике университетка да үтәм, әмма Ижевскиның чит телләр һәм әдәбият институтына өстенлек бирәм. Алда - яңа дуслар, мавыгулар, шулай ук хыялларны тормышка ашыру мөмкинлеге!
Анастасия Суслова, 3 нче мәктәп:
- Мәҗбүри фәннәрдән тыш, тарих һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшырдым. Нәтиҗәләрем уртача, иң югары балл тарихтан - 82. Казан (Идел буе) федераль университетына юриспруденция белгечлеге буенча укырга керергә планлаштырам. Әмма документларымны тагын берничә уку йортына тапшырдым, конкурсны көтәм. Мине алда кызыклы очрашулар, актив иҗади тормыш көтә.
Анастасия Искакова, 1 нче мәктәп:
- Бу елны БДИ тапшыру шартлары катгыйланды, шунлыктан, бик катлаулы һәм дулкынландыргыч булды. Әмма барысы да бер мизгел кебек үтеп китте. Өч фәннән БДИ тапшырдым, җәмгыять белеме - өстәмә. Нәтиҗәләр, кызганычка каршы, мин көткән кебек югары булмады, ләкин төшенкелеккә бирелмим. Санкт-Петербург дәүләт технология университетына маркетинг юнәлеше буенча укырга керергә җыенам. Укырга шунда гына барам, чөнки бу шәһәр миңа ошый һәм ул минем күптәнге хыялым. Студент тормышы күңелле булыр, дип уйлыйм. Мөстәкыйль яшәүгә аяк басу кыенрак, чөнки бу инде якыннарыңнан еракта үзгә тормыш.
Мәктәп еллары - үзеңне шәхес итеп тою һәм формалаштыруның иң яхшы еллары. Ә студентлык чоры үзең сайлаган һөнәр өлкәсендә эчке потенциалыңны үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләр тудыра, шулай ук үзеңдә яңа талант һәм сәләтеңне ачу юлларын билгели! Тырышыгыз, барысы да сезнең кулда! Сезгә киләчәктә уңышлар һәм яңа үрләр юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск блицсораштыру Мђктђп