Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез

Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында методик берләшмә узды. Балаларга милли белем бирү буенча директор урынбасары Илсөяр Фәйзуллина "Татар теле, әдәбияты дәресләрендә информацион - компьютер технологияләр һәм белем арттыра торган цифрлар системасын куллану нигезендә, укучыларның иҗади белем, шәхси активлыкларын күтәреп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү" темасына...

Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында методик берләшмә узды.
Балаларга милли белем бирү буенча директор урынбасары Илсөяр Фәйзуллина "Татар теле, әдәбияты дәресләрендә информацион - компьютер технологияләр һәм белем арттыра торган цифрлар системасын куллану нигезендә, укучыларның иҗади белем, шәхси активлыкларын күтәреп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү" темасына багышланган очрашуда каралачак мәсьәләләрне билгеләде.
Катнашучыларга учреждениенең тел белгечләре Гөлнара Смирнова, Асия Кәлимуллина, Рәфилә Башарова, Алсу Кәримова, Җәүһәрия Хикмәтуллина "Әдәпле булу җиңелме?" (3 нче сыйныф), "Әни күрмәгән чакта" картинасы өстендә эшләү" (2 нче сыйныф), "Кояшның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән" (11 нче сыйныф), "Дүрт аяклы дуслар" (7 нче сыйныф), "Ел фасыллары" (2 нче сыйныф) темаларына ачык дәресләр күрсәттеләр.
Педагог Фәнисә Ибәтуллина эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгариф идарәсе хезмәткәре Гөлшат Вәлиева, педагог Рәхилә Мәүлиева Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек турында сөйләделәр. Берләшмәнең икенче өлешендә филологлар Алсу Ганиева, Элнара Исмәгыйлова татар халкының күренекле язучысы Илдар Юзиев иҗатына багышланган кичә тәкъдим иттеләр.
Йомгаклау өлеше түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашу, дәресләр һәм чара анализлау, фикер алышу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары информация

2
X