Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фестивальдә иң яхшы укытучылар очрашты

Казан федераль университетының Алабуга филиалында мәктәп укытучыларының V Халыкара фестивале узды. Анда Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, мәктәп белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашты. Менделеевскины "Ел укытучысы" конкурсы җиңүчеләре, "Мәгариф" өстенлекле милли проектында катнашучылар, "Безнең яңа укытучыбыз" гранты вәкилләре...

Казан федераль университетының Алабуга филиалында мәктәп укытучыларының V Халыкара фестивале узды.
Анда Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, мәктәп белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашты. Менделеевскины "Ел укытучысы" конкурсы җиңүчеләре, "Мәгариф" өстенлекле милли проектында катнашучылар, "Безнең яңа укытучыбыз" гранты вәкилләре мәгариф идарәсе методисты, 7 нче мәктәпнең тел белгече Йолдыз Садыйкова, 3 нче мәктәпнең әдәбият укытучылары Татьяна Жетыбаева һәм Римма Сөнгәтова, 1 нче мәктәпнең тарих һәм татар теле укытучылары Полина Чермакова һәм Фәнисә Ибәтуллина тәкъдим иттеләр.
Фестиваль кысаларында укытучылар өчен мәгариф өлкәсендә галим-белгечләрнең лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар, мастер-класслар, алдынгы педагогик тәҗрибәне тәкъдир итү, күргәзмәләр, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм һөнәри конкурслар, шулай ук мәдәни һәм сәламәтләндерү программалары оештырылды.

- Фестиваль - ул яңа уку елы алдыннан үзенә күрә бер генераль репетиция, - дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнара Павлова. - Безнең укытучылар мәгърифәт өлкәсендәге технологияләрнең яңа эшләнмәләре һәм казанышлары, коллегаларының инновацион педагогик тәҗрибәсе белән таныштылар.
Болар барысы да, һичшиксез, киләчәктә педагогның һөнәри осталык дәрәҗәсен, статусын арттыруда яхшы ярдәмче булыр. Остазларының новаторларча якын килүе, иҗади активлыгы, креативлыгы гармонияле һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес, төрле яктан камилләшкән мәктәп укучысы тәрбияләү процессында булышлык итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары V Халыкара фестиваль

2
X