Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гимназиянең горурлыгы булырга ант итәбез

Лариса Кривилёва Әлеге сүзләрне ел саен гимназистларга багышлау көнендә беренче сыйныфлар тантаналы төстә әйтә. Бу юлы да алар "Юность" район мәдәният йортында булган зур дулкынландыргыч бәйрәм киченең лейтмотивы булды. Әйтергә кирәк, гимназистларга багышлау ритуалы - райондагы иң уникаль мәгариф учреждениесенең визит карточкасына әверелгән күркәм традиция. Аны элеккеге чыгарылышлар һәм әти-әниләре...

Лариса Кривилёва
Әлеге сүзләрне ел саен гимназистларга багышлау көнендә беренче сыйныфлар тантаналы төстә әйтә. Бу юлы да алар "Юность" район мәдәният йортында булган зур дулкынландыргыч бәйрәм киченең лейтмотивы булды.
Әйтергә кирәк, гимназистларга багышлау ритуалы - райондагы иң уникаль мәгариф учреждениесенең визит карточкасына әверелгән күркәм традиция. Аны элеккеге чыгарылышлар һәм әти-әниләре хәтерләрендә кадерләп саклый.
Гимназия эшчәнлеген 1992 елның 6 августында башлый. Оешу һәм үсеш елларында биредә укыту-тәрбия процессы өчен уңайлы шартлар тудырылды. Балалар кызыксынулары буенча түгәрәкләрдә, секцияләрдә һәм факультативларда өстәмә белем алалар. Укытуның һәм тәрбия бирүнең яңа формаларын һәм алымнарын эзләү - талантлы директор Надежда Маслихина җитәкчелегендәге педагогик коллективның кредосы.
Укытучыларның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсе булып төрле дәрәҗәдәге конкурсларда күпсанлы җиңүләр тора. Гимназия исәбендә 10 чыгарылыш, 132 укучы. Шәкертләр кызыклы, иҗади тормыш белән яшиләр.
Луиза Снадина, 11 нче сыйныф:
- Безнең өчен гимназия - гомумбелем бирү учреждениесе үрнәге генә түгел, икенче йортыбыз да. Андагы атмосфера беркемне дә битараф калдырмый. Төрле сыйныфлардагы укучылар арасындагы мөнәсәбәтләр үзара аңлашуга һәм хөрмәт итүгә корылган. Без педагогларның һәркайсына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алабыз.
Игорь Васяков, 11 нче сыйныф:
- Гимназия теге яки бу предметны өйрәнү мөмкинлеге генә биреп калмый, активлыкка да этәрә.
Яна Брендина, 6 нчы сыйныф:
- Бездә иң изге күңелле, акыллы укытучылар эшли. Алар һәркайсыбызга аерым кайгырту белән якын киләләр.
Әхмәтовлар гаиләсе:
- Гимназия - җылы, чиста, матур һәм уңайлы йорт.
Биредә һәр бала күз уңында, укытучыларның игътибары һәркайсына җитә.
Венера Надточий:
- Минем оныгым Кирилл 4 нче сыйныфта укый. Дәресләргә теләп йөри, яхшы укый, җырлый һәм бии. Болар - укытучыларның педагогик осталыгы, үз эшләренә профессиональ якын килүләре нәтиҗәсе.
Биш айлык кыска гына вакыт эчендә биредә беренче сыйныфлар да уку процессына яраклашкан, балалар бакчасында алган белемнәрен, тәҗрибәләрен тагын да арттырганнар.
Шатлык яшьләрен яшерә алмыйча, әти-әниләр сәхнәдә җәелдерелгән бәйрәм тамашасын хозур кылдылар, һәм үз балаларын танымадылар.
- Парта артына да күптән түгел утырдылар. Ә ничек үзгәргәннәр: инде үзләрен зурларча, акыллы тоталар. Элеккеге кебек арттан тагылып йөрмиләр, мөстәкыйльләр, - дип ата-аналар үзара сөйләшәләр һәм балаларына горурлык белән карыйлар.
Ә бу вакытта беренче сыйныфлар рәхәтләнеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, тәҗрибәле беренче укытучылары Фотима Мирзоева һәм Әлфия Исхакова, талантлы хореограф, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова җитәкчелегендә өйрәнгән яңа бию композицияләре күрсәттеләр.
Гимназиянең педагог-оештыручысы да булып торган Фотима Хушвахтовна әзерләгән бәйрәм программасы үз эченә күпсанлы мавыктыргыч һәм танып белү элементларын алды, укытучыларның һәм укучыларның киңкырлы эчке дөньясын ачарга, шәкертләрнең һәм остазларның үзара мөнәсәбәтләренең үзенчәлекле атмосферасын аңларга мөмкинлек бирде.
Театрлаштырылган сәхнә күренешләрен һәр сыйныфның чыгышлары алыштырды. Беренче сыйныфлар сәхнәгә Зевс (Альберт Кашапов), Белем алласы (Гүзәл Маннапова), Шигърият алласы (Венера Краснова), Музыка алласы (Диана Нургалиева), Бишле графинясы (Настя Вахонина), Тәртип ханым (Регина Нәбиуллина), Фәннәр патшабикәсе (Элина Гиннатуллина), Спорт алласы (Регина Шәфыйкова) чыгуын кызыксынып күзәттеләр. Җыелганнар сәхнәдә очкынлы бию башкарган ата-аналарны җылы каршыладылар.
Менә кульминацион мизгелләр дә якынлашты. Беренче сыйныфлар ант бирәләр һәм гимназистлар сафларына кабул ителәләр. Тантана хуҗаларына директор Надежда Маслихина истәлекле таныклыклар бирде.
Балаларны гимназиядә 10 елдан артык җитәкче вазифасында эшләгән Резедә Гайфуллина котлады.
- Ышанычны акларсыз дип ышанам. Хәерле юлга! - диде ул.
Әти-әниләр, әби-бабайлар исеменнән нәсыйхәт сүзләрен "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилёва ишеттерде:
- Гимназист исемен лаеклы йөртегез. Күркәм традицияләрне дәвам итегез. Акыллы, сәламәт булып үсегез. Уңышларыгыз район һәм республика данын арттырсын.
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђгариф

2
X