Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәтләре хөрмәткә лаек

"Юность" район мәдәният йортында "Ел укытучысы-2012", "Ел тәрбиячес-2012", "Сыйныф җитәкчесе-2012" һөнәри бәйгеләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов, мәгариф учреждениеләренең социаль партнерлары, юл куркынычсызлыгы фонды дирекциясе вәкиле һ.б.лар катнашты. - Яшь буынның аң-зиһенен яктырту, әдәп һәм әхлак тәрбияләре бирү өчен тырыш хезмәт куйган мөгаллим...

"Юность" район мәдәният йортында "Ел укытучысы-2012", "Ел тәрбиячес-2012", "Сыйныф җитәкчесе-2012" һөнәри бәйгеләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов, мәгариф учреждениеләренең социаль партнерлары, юл куркынычсызлыгы фонды дирекциясе вәкиле һ.б.лар катнашты.
- Яшь буынның аң-зиһенен яктырту, әдәп һәм әхлак тәрбияләре бирү өчен тырыш хезмәт куйган мөгаллим чын мәгънәсендә мактау һәм ихтирамга лаек. Шәһәрдә һәм районда нәтиҗәле хезмәт куючы, бәйгеләрдә уңыш казанган 33 педагогка бүген мәдхия җырлана, - дип кичәне шигъри юллар белән башладылар алып баручылар Е.Задоркина һәм Р.Хәсәнова.
Мәгариф учреж-дениеләренә даими ярдәм күрсәтүче район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Приваловка җиңүчеләрне һәм призерларны котлау, бүләкләү өчен өчен сүз бирелде.
- Сабыйның тормышы кечкенәдән тәрбиячеләрнең, бераз үскәч укытучыларның хезмәтенә бәйле. РФ гражданын формалаштыруда педагогларның роле бәяләп бетергесез. Нәтиҗәле хезмәт куючы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне ихлас котлыйм һәм эшләрендә уңышлар телим, - дип белдерде Игорь Анатольевич.
Бу көнне "Ел укытучысы-2012" район бәйгесенең I этабында җиңүчеләр, бәйгенең дипломантлары һәм "Ел укытучысы" призеры Мактау грамоталарына һәм акчалата премияләргә лаек булдылар. Шулай ук "Татарстан Республикасының ел укытучысы-2012" бәйгесендә катнашучыларга, 2011 елда "Лукойл" ААҖ Социаль проектларының 2 нче бәйгесендә җиңүчеләргә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтелде. Сәхнә түренә "Ел тәрбиячесе-2012" район бәйгесенең I этабында җиңүчеләр, бәйгенең дипломантлары, иң яхшы сыйныф җитәкчесе һәм "Кеше тәрбияләргә" республика бәйгесенең региональ этабында җиңүчеләр чакырылды. Аларга Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырылды.
Тантанада мәктәпләрнең социаль партнерлары - "Менделеевсказот" предприятиесенең генераль директоры урынбасары Фиргат Абдрахманов, район электр челтәре инженеры Наталья Шәрәфетдинова һәм "Кама-Сакс" ҖЧҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Петр Петкеев җиңүчеләрне тәбрикләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Т.Фазлыев җитәк-челегендәге ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм аны гамәлдә куллану буенча төрле чаралар оештыралар. ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды филиалы начальнигы Д.Мещеряков юл йөрү кагыйдәләре бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләде. Ул 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ф.Нәҗиповага диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Призёрлар С.Исра-филова, Т.Анисимова һәм О.Софронова район җитәкчелегенә, мәгариф идарәсенә, мәктәп директорларына һәм бакча мөдирләренә, хезмәттәшләрен һ. б.ларга бәйгене оештырулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Мәгариф идарәсе начальнигы Р.Гайфуллина, мәгариф хезмәткәрләре оешмасының профсоюз советы рәисе Н.Абрамова хезмәттәшләрен һөнәри осталыкларын тагын да камилләштерергә һәм яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә яңа иҗади уңышларга ирешергә чакырдылар.
Тантананы "Шаян", "Кристалл" һәм "Ассорти" ансамбльләренең очкынлы биюләре, "Рапсодия" ансамбле һәм "Ля-ля-фа" балалар студиясе җырлары, К.Галләмова һәм М.Комарова, Л.Улько, А.Абрамова, Р.Ахунҗанов башкарган композицияләр бизәде.

"Ел укытучысы-2012" бәйгесе дипломантлары:
Р.Нуриев - Камай мәктәбе директоры, география укытучысы
Е.Петрова - 1 нче мәктәпнең физика укытучысы
"Ел укытучысы-2012" исеменә 3 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы С.Исрафилова лаек булды.
"Сыйныф җи-тәкчесе-2012" бәйгесе дипломантлары:
Н.Крестьянинова - коррекция мәктәбе
Э.Овчарова - 3 нче мәктәп
А.Сапаева - 4 нче мәктәп
"Сыйныф җитәк-чесе-2012" исеменә гимназиядән Т.Анисимова лаек булды.
"Ел тәрбиячесе-2012" бәйгесе дипломантлары:
Ф.Нәҗипова - 8 нче бакча
Л.Фәйрузова - 7 нче бакча
"Ел тәрбиячесе-2012" исеменә 12 нче бакчадан О.Софронова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары