Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Индеецлар тынычлык сукмагында

Шәһәрнең 8 нче балалар бакчасы шәкертләре гадәти булмаган чарада катнаштылар. Бу көнне алар, индеецлар кабиләсе әгъзаларына әйләнеп, учреждение янындагы аланчыкка тынычлык киңәшмәсенә җыелдылар. Төрле төстәге костюмнар кигән, башларына каурыйлар беркеткән балалар һәм өлкәннәр бер-берсен кыргый кабилә телендә "Хао!" дип сәламләделәр. Безнең өчен сәер, ләкин индеецлар өчен гадәти булган Ногопрыгу-Ноготрыгу исемле...

Шәһәрнең 8 нче балалар бакчасы шәкертләре гадәти булмаган чарада катнаштылар.
Бу көнне алар, индеецлар кабиләсе әгъзаларына әйләнеп, учреждение янындагы аланчыкка тынычлык киңәшмәсенә җыелдылар.
Төрле төстәге костюмнар кигән, башларына каурыйлар беркеткән балалар һәм өлкәннәр бер-берсен кыргый кабилә телендә "Хао!" дип сәламләделәр. Безнең өчен сәер, ләкин индеецлар өчен гадәти булган Ногопрыгу-Ноготрыгу исемле кабилә башлыгы төркемнәр белән таныштырды. "Бөркетләр", "Акыллы попугайлар", "Күңелле бакалар", "Кыю чыпчыклар" үзара көч сынаштылар. Балалар шар, кегли, түгәрәкләр ату, кыршау аша сикерү, туп ыргытуда шулкадәр төгәллек, төзлек һәм тизлек күрсәттеләр, аларның сәләтенә сокланырлык иде.
- Монда барлык төркемнәр җыелды, балалар 3 тән 7 яшькә кадәр. Биремнәр катнашучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайланды, - диде мөдир Гөлнара Гудовская.
Чара учак янында бию һәм татлы призлар өләшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Индеецлар тынычлык сукмагында