Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кече яшьтән спортка тартылып

12 нче балалар бакчасында Бөтендөнья җәйге Универсиада эгидасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мавыктыргыч спорт бәйрәме оештырылды. Чараның почетлы кунагы - ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, җыелганнарны сәламләп, болай диде: - Булачак җиңүләр - яшь буында. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тәрбияләү куандыра. Татарстан - физкультура һәм спорт...

12 нче балалар бакчасында Бөтендөнья җәйге Универсиада эгидасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мавыктыргыч спорт бәйрәме оештырылды.
Чараның почетлы кунагы - ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, җыелганнарны сәламләп, болай диде:
- Булачак җиңүләр - яшь буында. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тәрбияләү куандыра.
Татарстан - физкультура һәм спорт өчен шартлар тудыру буенча Россия Федерациясе флагманы. Республиканың һәр районында, шул исәптән бездә дә, спорт объектлары төзелде һәм уңышлы эшлиләр.
Татьяна Газизова җитәкчелегендәге "Крепыш" балалар бакчасында тәрбия процессына инновацион технологияләр кертү буенча күләмле эш башкарылуын беләм. Сезнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең уңышлары хәтта "Сәләтле балалар - Россиянең киләчәге" энциклопедиясендә урын алды. Шунысы куандыра, сез бүген беренчеләрдән булып Универсиаданы популярлаштыруга өлеш кертәсез. Уңышлар һәм яңа җиңүләр сезгә!
Чакыру сигналы яңгырый һәм импровизацияләнгән спорт мәйданчыгына команда капитаннары - әзерлек төркеме тәрбиячеләре Ольга Мәхмүдова һәм Заира Корбанова белән берлектә яшь спортчылар чыга.
Бакча логопеды Ангелина Красильникова рәислегендәге, әти-әниләр Александра Тунгускова һәм Ольга Пупышева составындагы жюри үз урынын ала.
Ата-аналар комитеты вәкиле, спортчы Вячеслав Кондратьев күңелле ярышларга старт бирә.
Алып баручы, сәнгать җитәкчесе Екатерина Задоркина беренче бәйге - "Блиц-әңгәмә"не игълан итә. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 2013 елгы Универсиада һәм Олимпия уеннары турындагы сорауларга яхшы җаваплар бирделәр. Аннан балалар каршылыклы йөгерү, марафон чабышы, мини-баскетбол һәм келәмдә хоккей уйнау буенча көч сынаштылар. Спорт дәрте, көндәшлек рухы җанатарларга - кунаклар һәм әти-әниләргә дә күчте, туктаусыз көчле алкышлар спортчылар уенын хуплады. Тәнәфес вакытында балалар шигырь сөйләделәр, җырладылар, заманча дәртле биюләр башкардылар.
- Балалар чыгышы искиткеч булды. Һәр команда алтышар балл җыйды. Дуслык җиңде, - диде судьялар коллегиясе.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең кече Универсиадасында катнашучыларны бүләкләү церемониясен ачты.
Мәктәпкәчә тәрбия чаралары белән "Россиядә һәр бала мөһим" Федераль партия проектын районда уңышлы гамәлгә ашырулары өчен бакча мөдире Татьяна Газизова, сәнгать җитәкчесе Екатерина Задоркина, тәрбиячеләр Ольга Мәхмүдова һәм Заира Корбанова партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Игорь Привалов имзасы белән Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Лариса Миңнегалиева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделоеевск Универсиаданы каршылап

2
X