Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китап фәннәре мәктәбе

Ял көннәре - аралашу даирәсен киңәйтү, мәктәп программасы кысаларыннан тыш яңаны танып-белү мөмкинлеге ачылу өчен сәбәп. Балалар китапханәсенә йөреп, "Кама таңнары" приюты шәкертләре бу мөмкинлектән берничә ел файдаланалар. Монда юбиляр-язучылар белән очрашулар, истәлекле даталар белән танышу уза. Викториналар һәм кросвордлар чишү белемнәрне ныгытырга ярдәм итә. Төсле рәсемле журналлар, әдәбият яңалыклары...

Ял көннәре - аралашу даирәсен киңәйтү, мәктәп программасы кысаларыннан тыш яңаны танып-белү мөмкинлеге ачылу өчен сәбәп. Балалар китапханәсенә йөреп, "Кама таңнары" приюты шәкертләре бу мөмкинлектән берничә ел файдаланалар.
Монда юбиляр-язучылар белән очрашулар, истәлекле даталар белән танышу уза. Викториналар һәм кросвордлар чишү белемнәрне ныгытырга ярдәм итә. Төсле рәсемле журналлар, әдәбият яңалыклары хәтта иң кечкенәләрне да битараф калдырмый. "Китап витамины" исемле уртак программаның максаты - укучыны сәнгатькә якынайту, кеше фикеренең яхшы казанышларын кабул итәргә өйрәтү. Китап укуга ихтыяҗ - укучының рухи үсеше күрсәткече. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре И.Марготнова, Е.Назарова, А.Попова, Р.Галиева бу өлкәдә җентекле һәм максатчан эшлиләр. Приют шәкертләре - конкурсларда даими катнашучылар һәм бәйрәмнәрнең иң рәхмәтле тамашачылары. Районда иң яхшы мәдәният учреждениеләренең берсе булган китапханә эшчәнлегенең төп билгеләүчеләре - бушлай, уңайлы, заманча, актуаль булу, аның уңышлары республика дәрәҗәсендәге җиңүләрдә чагыла. Безнең шәкертләр укыган һәр китап -каршылыкларны һәм проблемаларны җиңү, лаеклы, үсешле киләчәккә адым. Китапханәчеләр һәм тәрбиячеләр шул максатта хезмәт куялар.
М.Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс