Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Команда 2013”

Шундый исемле проектлар конкурсының район этабында биш команда көч сынашты. Бәйге укучыларның Универсиада турында белем дәрәҗәләрен ачыклауны максат итеп куйды. Катнашучылар ярыш барышында берничә бирем үтәргә тиеш булдылар. "Универсиада почмагы" стена газетасын әзерләү укучылардан иҗади тырышлык сорады. "Визит карточкасы" - Универсиадага киләчәк бер илне сайлап, аның белән таныштыруны күздә тотты....

Шундый исемле проектлар конкурсының район этабында биш команда көч сынашты. Бәйге укучыларның Универсиада турында белем дәрәҗәләрен ачыклауны максат итеп куйды.
Катнашучылар ярыш барышында берничә бирем үтәргә тиеш булдылар. "Универсиада почмагы" стена газетасын әзерләү укучылардан иҗади тырышлык сорады. "Визит карточкасы" - Универсиадага киләчәк бер илне сайлап, аның белән таныштыруны күздә тотты.
"Без-волонтерлар" туры видеоролик әзерләүдән гыйбарәт булды.
Балаларның чит ил телен яхшы белүләре "Казан буенча экскурсия" дә ачыкланды.
Нәтиҗәдә, иң яхшы әзерлек күрсәткән Турай мәктәбе командасы беренчелекне алды. Алар Греция илен тәкъдим иттеләр. Шәһәрнең 1 нче мәктәп, гимназия конкурсантлары Англия турында бәян кылдылар һәм икенче, һәм өченче урынга чыктылар. Аларга грамоталар тапшырылды. Җиңүчеләр район данын Яр Чаллыда зона этабында яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Безволонтерлар