Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Коррекция мәктәбендә капиталь ремонт башланды

Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга, педколлективка эшләү һәм балаларга белем алу өчен кулай, заман таләпләренә туры килерлек шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә шәһәрнең коррекция мәктәбендә дә капиталь ремонт эшләре башланды. - Аның кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәгариф объектларын капиталь ремонтлау турындагы махсус боерыгы нигезендә республика бюджеты хисабына...

Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга, педколлективка эшләү һәм балаларга белем алу өчен кулай, заман таләпләренә туры килерлек шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә шәһәрнең коррекция мәктәбендә дә капиталь ремонт эшләре башланды.
- Аның кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәгариф объектларын капиталь ремонтлау турындагы махсус боерыгы нигезендә республика бюджеты хисабына унике төрле эш башкару планлаштырыла. Барлык сыйныф кабинетлары, коридор, спорт һәм актлар заллары ремонтланачак, сметага шулай ук түбә һәм фасадны, электр һәм инженерлык челтәрен яңарту, ишек һәм тәрәзәләрне алмаштыру кертелгән. Ремонт укучыларга белем бирү процессында аерым кыенлыклар тудырачак, билгеле. Коллектив аларның вакытлы булуын аңлый. Эшләр төгәлләнгән урыннарда чистарту, җыештыруда булышлык итү йөзеннән, башка бинага күченмәдек, - дип фикерен белдерә мәктәп директоры Дамира Сәлимханова.
Подряд оешмасы - "Строитель" ҖЧҖ (директоры Юнес Готин). Хәзер мастер Виталий Курдасов җитәкчелегендәге җиде кешелек бригада бинаның икенче катында идәннең иске катламын сүтеп, плитка салу өчен әзерли. Штукатур-буяучылар Миннур Ярмуллина һәм Наталья Гудовских стеналарның купшакланган урыннарын чистарталар. Бетон салучы Хәлим Әхмәтҗанов, балта осталары Айдар Исаев, Степан Супрунюк, эретеп ябыштыручы Фәрит Хәбибуллин, плитка салучы Леонид Белопухов әлегә демонтажлау эшләре белән шөгыльләнәләр, ишекләрне салдыралар, идәнне тигезлиләр.
Виталий Курдасов хәбәр итүенчә, төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә тоткарлык булмаса, икенче катта ремонт эшләрен март азагына төгәлләргә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары капиталь ремонт