Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Матурлык эзлим”

Язучы Хәкимҗан Халиковның иҗатына багышланган шундый исемле интеллектуаль уен 4 нче мәктәптә узды. Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Абдулла Алиш премиясе лауреаты шагыйрь Хәкимҗан Халиков һөнәре буенча педагог булган. "Ялкын" журналы, "Яшь ленинчы" газетасы редакциясендә эшли, балалар өчен шигырьләр яза. Аның "Матурмы син?" "Йолдызлар ничәү", "Шук бабай", "Рәхим...

Язучы Хәкимҗан Халиковның иҗатына багышланган шундый исемле интеллектуаль уен 4 нче мәктәптә узды.
Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Абдулла Алиш премиясе лауреаты шагыйрь Хәкимҗан Халиков һөнәре буенча педагог булган. "Ялкын" журналы, "Яшь ленинчы" газетасы редакциясендә эшли, балалар өчен шигырьләр яза. Аның "Матурмы син?" "Йолдызлар ничәү", "Шук бабай", "Рәхим итегез", "Канатлы мәче" һ.б. уннан артык китабы басылып чыга. Шагыйрьнең кырыклап шигыренә көйләр язылган. Чарага әзерлек чорында балалар китап күргәзмәсе төзеделәр, "Эше матур кеше - матур" дигән рәсем конкурсы оештырдылар.
Биш тур дәвамында укучылар авторның тормышына, иҗатына, җирле шагыйрьләргә караган сорауларга җаваплар эзләделәр. Уеннар арасында укучылар Х.Халиковның шигырьләрен сәнгатьле укуда ярыштылар, җыр башкаруда осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар да төрле биремнәр чишүдә активлык күрсәттеләр. Чараны педагоглар Нурания Фәйзуллина, Зөлфия Фазлиева әзерләгәннәр, өлкән сыйныф укучылары Сөмбел Шәмсетдинова, Илназ Габдрахманов алып баручылар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Хђкимќан Халиков

2
X