Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Миләшкәй”дә сәламәтлек атнасы

Балачактан сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү - һәр мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең өстенлекле бурычы. "Миләшкәй" балалар бакчасында бу юнәлештә балалар, шулай ук әти-әниләр белән зур эш алып барыла. Сәламәтлек атнасы "Без - сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы астында үтте. Алдан ук әти-әниләр өчен мәгълүмат почмагында атналык план урнаштырдык һәм аларны чараларда катнашырга...

Балачактан сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү - һәр мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең өстенлекле бурычы. "Миләшкәй" балалар бакчасында бу юнәлештә балалар, шулай ук әти-әниләр белән зур эш алып барыла.
Сәламәтлек атнасы "Без - сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы астында үтте. Алдан ук әти-әниләр өчен мәгълүмат почмагында атналык план урнаштырдык һәм аларны чараларда катнашырга чакырдык. Һәр көнне музыка залында көтмәгәндә әкият геройлары пәйда булды. Алар балалар белән биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Урта төркемнәрдә тәрбиячеләр И.Логинова, Л.Фазлыева, музыка җитәкчесе И.Казаринова "Карлсонда кунакта" дигән уен оештырдылар. Балалар авыруларга каршы тору өчен чыныгырга кирәк дигән киңәш алдылар. Өлкән төркемдә тәрбияче С.Паровая, музыка җитәкчесе Ю.Фирсова "Гриппны ничек җиңәргә" дигән уен оештырдылар. Прививка, Витаминка, Грипп кебек әкият геройлары балаларны чыныгырга һәм сәламәтлекне кайгыртырга өйрәттеләр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр Г.Тимергалиева, Х.Мөхәмәтгәрәева сәламәтлек атнасының актив катнашучылары булдылар. Анда "Гаиләбез белән стартка!" исемле спорт бәйрәме узды. Катнашучылар арасында "Сипкелләр" (Филатовлар), Апельсин (Кожуховлар), "Елмаю" (Муллахмәтовлар) гаилә командалары булды. Алар өлгерлектә, җитезлектә, тапкырлыкта ярыштылар. Җиңелүчеләр булмады. Бакча мөдире В.Камаева катнашучыларга рәхмәт белдерде, диплом һәм бүләкләр тапшырды.
"Эш көненнән соң, йорт мәшәкатьләреннән ару да онытылды. Без балалар һәм үзебез өчен вакытны файдалы һәм күңелле үткәрдек, - ди Рәсимә Филатова.
Кечкенәләр дә читтә калмады. "Колобок", "Кояшкай", "Урман күле" төркемнәре кислород коктейле белән сыйландылар. "Без - сәламәт яшәү рәвеше өчен" фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Балаларга һәм әти-әниләргә хәрәкәтләнү шатлыкка булсын иде дип телибез, чөнки сәламәтлек - иң кыйммәтле бүләк, аны барыбызга да сакларга кирәк.
Сильвия Тимиряева, 10 нчы балалар бакчасының спорт инструкторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безгђ язалар