Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Министр әти-әниләрдән акча җыюны тыйды

7 октябрьдән мәктәпләргә әти-әниләрдән теләсә нинди ихтыяҗга акча җыю тыелды.Татарстанның вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов кул куйган хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә юлланды. Документта билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы мондый җыюларны булдырмау турында берничә мәртәбә инструктив-методик хатлар юллады. Шуңа да карамастан, әти-әниләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан...

7 октябрьдән мәктәпләргә әти-әниләрдән теләсә нинди ихтыяҗга акча җыю тыелды.Татарстанның вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов кул куйган хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә юлланды.
Документта билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы мондый җыюларны булдырмау турында берничә мәртәбә инструктив-методик хатлар юллады. Шуңа да карамастан, әти-әниләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан шикаятьләр килә тора. 10 көн эчендә Казан хокук саклау үзәгенең традицион "Кайнар линия"сенә 81 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Шалтыратулар республиканың күп кенә шәһәрләреннән, шул исәптә Менделеевскидан килә. Казанның хокук саклау үзәге татарстанлыларның барлык шикаятьләрен июль аеннан мәгариф учреждениеләрен тикшерүче ТР Прокуратурасына юллаган. Ведомствода бу эшкә октябрь азагында йомгак ясарга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары мђдђният