Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәрхәмәтле эшкә өндәү

"Юность" район мәдәният йортында шундый исемдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ачык конкурс-фестиваль булды, "Рябинушка" ("Миләшкәй") 10 нчы балалар бакчасы аның оештыручысы булды. Чарада шәһәр, Татар Чаллысы һәм Тихоново җирлекләреннән балалар катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын үтәүче Павел Миронов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина җыелганнарны сәламләп, фестиваль темасының...

"Юность" район мәдәният йортында шундый исемдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ачык конкурс-фестиваль булды, "Рябинушка" ("Миләшкәй") 10 нчы балалар бакчасы аның оештыручысы булды. Чарада шәһәр, Татар Чаллысы һәм Тихоново җирлекләреннән балалар катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын үтәүче Павел Миронов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина җыелганнарны сәламләп, фестиваль темасының әһәмиятен һәм мәрхәмәтлелек хисен кечкенәдән тәрбияләргә кирәклеген билгеләп үттеләр.
Алып баручылар Ирина Федорова һәм Сильвия Тимиряева фестиваль программасын ачып җибәрделәр.
Конкурсантларның сәхнәгә чыгуын тамашачы алкышлады, алар арасында хезмәт ветераннары да почетлы кунаклар итеп чакырылган иде. Бу көнне бәйгедә катнашучылар мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә алган белем һәм күнекмәләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Шигъри юлларны, җырларны ихластан һәм дулкынландырырлык итеп башкардылар.
Тантаналы чара бүләкләү белән тәмамланды. 10 нчы бакча мөдире Венера Камаева иганәчеләр - "Химсервис", "Мастер" ҖЧҖ, Бөек Ватан сугышы ветераны Билал ага Вәлиевка рәхмәтләрен белдерде.
"Рябинушка" шәкертләре ветераннар һәм инвалидларга үз куллары белән эшләгән әйберләр бүләк иттеләр.
Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина конкурсантлар - күп балалы гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларына яңа букчалар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Мђрхђмђтле эшкђ љндђњ

2
X