Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәниләр мәктәпкә әзер

7 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр сафына кабул итүгә багышланган чара узды. Бакча шәкертләренең әти-әниләре актлар залына җыелды, иң кечкенәләрнең әти-әниләре беренче рәттә урын алды. Иң элек сәхнәгә мәктәпкә әзерлек төркеме чыкты, аннан әле генә бакчага ияләшә башлаган сабыйлар кыяр-кыймас түргә атлады. Күпсанлы тамашачыларны күргән кечкенәләр бер мәлгә югалып калдылар,...

7 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр сафына кабул итүгә багышланган чара узды.

Бакча шәкертләренең әти-әниләре актлар залына җыелды, иң кечкенәләрнең әти-әниләре беренче рәттә урын алды. Иң элек сәхнәгә мәктәпкә әзерлек төркеме чыкты, аннан әле генә бакчага ияләшә башлаган сабыйлар кыяр-кыймас түргә атлады. Күпсанлы тамашачыларны күргән кечкенәләр бер мәлгә югалып калдылар, шунлыктан алып баручылар Светлана Бойцова һәм Людмила Коваль әти-әниләргә балаларын алларына утыртуны үтенделәр. Чараның күп өлешен алар шулай үткәрделәр.
Бакча мөдире Елена Грицук кунакларны тәрбиячеләр һәм укытучылар белән таныштырды. Сабыйларга мәктәпкәчә яшьтәгеләр сафына керү билеты һәм бүләкләр тапшырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре биеделәр һәм җырладылар, аларга алмашка килүче сабыйлар да берничә елдан шулай ук талантлы булырлар.
Г.Гыйләҗетдинова
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф