Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Патриотлар тәрбиялибез

Район мәктәпләрендә әхлак-патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә. Бу укыту процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла. Өченче мәктәпнең 8 в сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Люция Әхмәтова белән "Билгеле кешеләр тормышы" чарасы кысаларында "Без Бондюгтан, безнекеләрне белегез" дип аталган кичә уздырдылар. Очрашуга Менделеевск районының почетлы гражданины Петр Федоров чакырылган иде. Ул...

Район мәктәпләрендә әхлак-патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә. Бу укыту процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла.
Өченче мәктәпнең 8 в сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Люция Әхмәтова белән "Билгеле кешеләр тормышы" чарасы кысаларында "Без Бондюгтан, безнекеләрне белегез" дип аталган кичә уздырдылар. Очрашуга Менделеевск районының почетлы гражданины Петр Федоров чакырылган иде. Ул актив позицияле, район тормышы үсешенә зур өлеш керткән кеше. Җыелганнар чара герое алып килгән төрле чорда төшкән фотографияләрне карадылар. Аларда төбәкнең үткәне, төрле тармаклардагы уңышлар сурәтләнгән: "Менделеевсказот" заводы, тимер юл вокзалы, автовокзал һ.б. объектларны куллануга тапшыру күренешләре. Петр Павлович район һәм шәһәр тарихына тукталды, кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Балалар чара барышында "Туган шәһәрем киләчәгендә минем ролем" биреме буенча фикер алыштылар. Кунак балалар әзерләгән концерт номерларын хозур кылды. Гражданлык-патриотик айлык кысаларында 2 а, 2 б (Г.Долгова, Р.Тешабаева) сыйныфлары туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Виктор Соловьев әзерләгән "Петр Ушков - Бондюг җире улы" дип аталган дәрестә булдылар. Өченче "а" сыйныфы шәкертләре (А.Аликбәрова) Г.Тукай, М.Җәлил, А.Барто, Д.Менделеев, И.Шишкинга һәм безнең якның алты Советлар Союзы Героена багышланган "Россиянең бөек кешеләре" проектларын якладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђгариф

2
X