Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Профилактика отрядлары район җитәкчелеге белән сөйләште

1 нче мәктәптә узган чарада мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, идарә белгече Надежда Абрамова, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе секретаре Гөлүзә Гыйззәтуллина, ПДН инспекторы Сирена Ефремова, шулай ук шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары катнашты. Нәфис Сираҗетдинов "Максимум" мәктәп үзидарәсе Советы эше турында сөйләде. Чыгыш презентация белән бәйләп алып барылды. 4 нче...

1 нче мәктәптә узган чарада мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, идарә белгече Надежда Абрамова, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе секретаре Гөлүзә Гыйззәтуллина, ПДН инспекторы Сирена Ефремова, шулай ук шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары катнашты.
Нәфис Сираҗетдинов "Максимум" мәктәп үзидарәсе Советы эше турында сөйләде. Чыгыш презентация белән бәйләп алып барылды. 4 нче мәктәпнең "Фемида" отряды эшчәнлеге белән Кристина Урих таныштырды.
1 нче гимназиянең "Беркут" отряды эше турында Денис Иванов сөйләде. Директор урынбасарлары Людмила Ярославцева, Надежда Кривилева, Нина Малыхина - берләшмәләрнең кураторлары.
Тәрбиягә авыр бирелә торган үсмерләрне җәмәгать эшенә җәлеп итү, тискәре күренешләрне профилактикалау, хокук бозуны кисәтү, гаммәви спорт чараларында катнашу, хокук саклау органнары белән социаль партнерлык, волонтерлык - мәктәп активистлары үз алларына шундый бурычлар куялар. Нәтиҗәдә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торучы укучылар саны кими.
Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе өлкән инспекторы Сергей Метальников беренче кварталда хокук бозулар турында чыгыш ясады. Балалар кунакларга сораулар бирделәр, үз фикерләрен белдерделәр.
- Сезнең эшегез - кирәкле, катлаулы, мөһим. Ниндидер дәрәҗәдә сез дусларыгызга, сыйныфташларыгызга йогынты ясый, аларны уйланмаган, ялгыш гамәлләрдән йолып кала аласыз. Киләчәктә дә хәбәрләшеп эшлик, - дип мөрәҗәгать итте балаларга Зөлфирә Хәертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 1 нче мђктђптђ

2
X