Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сандугачлар моңланды

Балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында "Соловушка-2012" җыр фестивале оештырылды. Фестиваль егерме елдан артык яшь талантлар ача. Алар арасында язмышларын сәнгать белән бәйләүчеләр дә шактый. Быел зур сәхнәдә көч сынашырга Балалар иҗаты үзәге, Гассар исемендәге мәдәният сарае, Татар Чаллысы, Абалач, Песәй мәдәният йортлары, шәһәрнең 3 нче, Яңабирде, Камай, Ижевка авыллары мәктәпләре...

Балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында "Соловушка-2012" җыр фестивале оештырылды.



Фестиваль егерме елдан артык яшь талантлар ача. Алар арасында язмышларын сәнгать белән бәйләүчеләр дә шактый. Быел зур сәхнәдә көч сынашырга Балалар иҗаты үзәге, Гассар исемендәге мәдәният сарае, Татар Чаллысы, Абалач, Песәй мәдәният йортлары, шәһәрнең 3 нче, Яңабирде, Камай, Ижевка авыллары мәктәпләре солистлары җыелды. Җырчылар, кече, урта, өлкән һәм яшьләр төркеменә бүленеп, жюрига осталыкларын күрсәттеләр.
Һәр номер оригинальлеге белән аерылып торды. Яшь артистларның җыр сайлау һәм башкару осталыгы, сәхнәдә үзләрен тотуы, костюм бизәлеше җентекләп бәяләнде.
Кече төркемдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Камилла Садыйкова, Ариадна Исаченкова, Азалия Төхвәтова - лауреатлар. Урта төркемдә чыгыш ясаган Виктория Красовская, Влад Кузнецов, Анастасия Мессеева, Владимир Костин җиңүчеләр исемлегенә кертелделәр. Өлкән төркемнең призерлары: Наталья Малыгина, Галина Шулакова, Рената Павлова. Яшьләр төркемендә лауреатлар арасына Лилия Фәхрисламова, Динара Уразова, Алина Ювакаева кертелде. Ришат Кәбиров гран-при яулады.
Яшь йолдызлар кабызуга зур өлеш керткән педагоглар Алия Абрамова, Алена Белоусова, Эльмира Сабирҗанова, Елена Лыкова, Лира Улько, Гөлнара Төхвәтова, Рафаэль Кәбировның тырыш хезмәтләре тиешенчә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђдђният

2
X