Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәхнәдә – туташлар һәм әфәнделәр

Вәсилә Мортазина Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Кечкенә Мистер һәм Мисс" бәйгесе булды. Икенче генә тапкыр үткәрелүгә карамастан, конкурсның популярлыгы арта. Бу юлы бәйгедә биш малай һәм җиде кыз көч сынашты, аларга 6 яшь. Алып баручы Нәзирә Волкова катнашучыларны тәкъдим итте һәм бәйгенең этаплары белән таныштырды: "Әйдәгез, танышыйк",...

Вәсилә Мортазина
Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Кечкенә Мистер һәм Мисс" бәйгесе булды.
Икенче генә тапкыр үткәрелүгә карамастан, конкурсның популярлыгы арта. Бу юлы бәйгедә биш малай һәм җиде кыз көч сынашты, аларга 6 яшь.
Алып баручы Нәзирә Волкова катнашучыларны тәкъдим итте һәм бәйгенең этаплары белән таныштырды: "Әйдәгез, танышыйк", "Мин - иҗатчы", "Минем котлауларым", "Талантлар йолдызы ява". Чыгышларны мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Эльвера Маслова, БИҮ бүлеге мөдире Татьяна Ясәвиева, "Очарование" хореографик коллективы җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллина составындагы жюри бәяләде.
"Әйдәгез, танышыйк" этабында тамашачыга һәр катнашучының яраткан шөгыльләре, мавыгулары, сәләте белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Мисал өчен, Богдан Чубов (7 нче балалар бакчасы) йөзү белән мавыга, армиядә хезмәт итәргә һәм әтисенә охшарга хыяллана. Эльдар Кашапов (8 нче бакча) шахмат, бию һәм гитарада уйнау белән шөгыльләнә, гаилә белән ял итәргә ярата. Ярослав Кондратьев (12 нче бакча) акробатика белән шөгыльләнә, рәсем, пластилиннан фигуралар ясарга, компьютерда уйнарга ярата. Дима Крылов (6 нчы бакча) хоккейга йөри, җырлый, укудан канәгатьләнү ала. Матвей Вашуров (Монаш балалар бакчасы) әтисе белән агач уенчыклар ясый, әнисе белән компот кайната, Февралька кушаматлы сыерларын асрауда булыша.
Сөйкемле һәм мөлаем кечкенә миссларның визит карточкасын тамашачы алкышларга күмде. Милана Гыйлемханова (12 нче бакча) тимераякта һәм роликларда шуарга, курчаклар тегәргә, ташбака белән уйнарга ярата. Валерия Ишаева (Монаш) әти-әниләренә йорт төзүдә, чәчәкләр үстерүдә булыша. Арина Дружинина (10 нчы бакча) җырларга һәм биергә ярата, тәрбияче булырга хыяллана. Ралина Нургалиева әти-әнисе белән бергә җиләк һәм гөмбә җыярга, балык тотарга, укырга ярата. Аделина Мигазетдинованың (Камай) хыялы - татар теле укытучысы булу, рәсем һәм пластилиннан фигуралар ясау белән мавыга. Айсылу Туктаманованың (10 нчы бакча) яраткан шөгыле - күлмәкләр киеп карау, җырлау һәм бию. Мария Атнашова (6 нчы бакча) скрипкада уйный, гимнастика һәм тапкырлап чигү белән шөгыльләнә.
"Мин - иҗатчы" конкурсында балалар әти-әниләре һәм педагоглар белән берлектә әзерләгән кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
"Талантлар йолдыз булып ява". Конкурсның йомгаклау этабы булды, нәниләр милли киемнәрдә кашыклар белән биеделәр, җырладылар, такмак әйттеләр, нәфис сүз сөйләде.
Жюрига гади булмаган карар кабул итәргә кирәк иде һәм менә җиңүчеләр билгеле. "Кечкенә Мистер-2013" титулына Эльдар Кашапов лаек булды, биш яшьлек Арина Дружинина "Кечкенә Мисс" исемен яулады.
Аринаның әти-әнисе Любовь и Игорь Дружининнар тәэсирләре белән уртаклаштылар.
- Катнашучыларның барысы да тырыштылар. Кызыбызның җиңү яулавына шатланабыз. Монда тәрбияче Галина Ярушкина һәм музыка җитәкчесе Юлиана Фирсованың өлеше зур.
- Шатлыгым эчемә сыймый. Конкурска ике атна әзерләндек. Тәрбиячеләр Ф.Нәҗипова һәм Г.Тарасова белән берлектә гаиләбез белән әзерләндек, аларга рәхмәт белдерәбез, - ди Эльдарның әнисе Наталья Кашапова.
Калган катнашучыларга номинацияләр буенча исемнәр бирелде. Барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф