Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәламәт булу – шәп

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләргә кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешен үз итәргә булышалар. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен бу бигрәк тә актуаль. Үзәк китапханә хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләргә Казанда узачак Универсиада, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәт һәм ныклы холыклы булып үсү чыганагы булуы турында сөйләделәр. Бу чара республикакүләм "Сәламәт булу - шәп" плакатлар...

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләргә кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешен үз итәргә булышалар.
Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен бу бигрәк тә актуаль. Үзәк китапханә хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләргә Казанда узачак Универсиада, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәт һәм ныклы холыклы булып үсү чыганагы булуы турында сөйләделәр. Бу чара республикакүләм "Сәламәт булу - шәп" плакатлар конкурсында катнашуга зур ярдәм булды. Тәрбияче Марина Куликова, Светлана Биктимерова җитәкчелегендә приютлылардан һәм учреждение хезмәткәрләре балаларыннан тупланган иҗади төркем плакатлар, коллажлар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган үзәнчелекле чакырулар әзерләде. Утыз районнан 350 эш арасыннан безнең балаларның ике плакаты призлы урын алды. Барлык катнашучылар да үзәк китапханә исеменнән рәхмәт хатлары һәм призлар белән билгеләнделәр. Приютлылар киләчәктә дә үзләрен төрле конкурсларда, бәйгеләрдә сынарга эзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары информация