Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Студент еллары – бәхетле чор

25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Ә сез аның барлыкка килү тарихын беләсезме? Нәкъ менә Татьяна көнендә, 1755 елның 25 гыйнварында (иске стиль буенча 12 сендә) императрица Елизавета Петровна тарафыннан Мәскәүдә беренче Рәсәй университетын ачу турында указга кул куела. Аннан Николай I нең университет ачу көнен түгел, аны гамәлгә кую...

25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Ә сез аның барлыкка килү тарихын беләсезме?
Нәкъ менә Татьяна көнендә, 1755 елның 25 гыйнварында (иске стиль буенча 12 сендә) императрица Елизавета Петровна тарафыннан Мәскәүдә беренче Рәсәй университетын ачу турында указга кул куела. Аннан Николай I нең университет ачу көнен түгел, аны гамәлгә кую актына кул кую көнен бәйрәм итү турында указы дөнья күрә. Шулай монарх ихтыяры белән студентлар бәйрәме - Татьяна көне барлыкка килә.
Бәйрәм уңаеннан безнең корреспондент Вәсилә Мортазина Менделеевск районы студентларының ничек укуы һәм яшәве белән кызыксынды.
Әнисә Галимуллина, Яр Чаллы пединститутының "Туризм" СПО өченче курсы студенты:
- Мин тулай торакта курсташларым белән бер бүлмәдә яшим. Зачетларга һәм имтиханнарга бергәләп әзерләнәбез. Гадәттә, имтихан алдыннан соңга кадәр утырабыз. Беренче сессиядә, өлкән курсларны тыңлап, "халява тотарга" булдык. Киңәш буенча төнге 12 не көттек, форточканы ачып, зачеткаларны чыгарып, өч тапкыр "Халява, очып кер!" дип кычкырдык. Шунда күршедәге физкультурачылар тулай торагыннан мондый сүзләр ишетелде: "Халява тотканчы, әзерләнергә кирәк!" Зачетны бирдек, шуннан соң халява тотуны да туктаттык. Хәзер түземсезләнеп сессия бетүен көтәм, каникулларда әти-әнием янына Камайга кайтачакмын.
Юлия Евдокимова, КФУның икътисад факультеты дүртенче курс студенты:
- Мин читтән торып укыйм. Кышкы сессия декабрьдә үк узды. Дәресләр ял көннәрсез диярлек иртәдән кичкә кадәр барды, аларны калдырмаска тырыштым, көн саен Чаллыга йөрдем. Сессияне бурычларсыз яптым, хәзер тыныч күңел белән эшлим. Студентлар көнен гадәттә каникулга кайткан сыйныфташларым белән уздырабыз. Хорафатларга ышанмыйм, төнлә халява тотмыйм, дәресләргә даими йөреп һәм җентекле әзерләнеп кенә сессияне уңышлы тапшырып була дип уйлыйм.
Алинә Җәләлтдинова, КФУның география һәм экология факультеты икенче курс студенты:
- Безнең төркемдә иң беренче булып физкультурадан зачет куйдырмаска дигән ырым бар, югыйсә сессия уңышсыз булачак. Сессия дәвамында беркем белән дә тавышланырга ярамый. Имтихан алдыннан лекцияләрне төнгә мендәр астына салабыз. Студентлар көнен дуслар белән тулай торакта уздырабыз. Без Универсиада шәһәрчегендә яшибез һәм андагы шартлар республикада иң яхшысы! Сессияне тапшырганнан соң әти-әни янына Тихоновога кайтачакмын.
Александр Латфуллин, М.К.Калашников ис. ИжДТУ мәгълүмати-исәпләү техникасы факультеты өченче курс студенты:
- Студент тормышы вакыйгаларга бай һәм кызыклы. Безнең төркемнең кайбер студентлары парлардан соң эшлиләр, кемдер иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, ә иң җаваплылар дәресләргә әзерләнә. Сессия стандарт тапшырыла: әзерләнсәң - бирәсең, әзерләнмәсәң - юк. Әлбәттә, мәктәп белән вуз арасында зур аерма сизелә. Мәктәптә укытучылар һәр укучыны кайгыртсалар, вузда мөстәкыйль белем алу башлана.
Юлия Миронова, Владимир Җәзаларны үтәү федераль службасы юридик институтының икенче курс курсанты:
- Без - курсантлар, казармада яшибез. Тормышыбыз аерым көн тәртибенә нигезләнгән: иртән йокыдан тору һәм йокларга яту - сигнал буенча, кичке тикшерү, строй әзерлеге, һәм, әлбәттә инде, нарядлар. Вакыт тиз уза, өйне сагынабыз. Сессия шушы көннәрдә генә башланды. Нигездә төнлә әзерләнәбез, чөнки көндез вакыт җитми.
Рәзинә Галиева (Шәйхетдинова), КХТИның инженерлык химия-технология факультеты 1985 елгы чыгарылышы:
- Мин җиңел укыдым, тулай торакта яшәдем. Ә бу кыенрак иде, чөнки мин гаиләдә бердәнбер кыз, уңайлы көнкүрешкә ияләнгән. Студент еллары - иң бәхетле чор. Күңелле яшәдек. Барысы да булды: концертлар, театрлар, шугалак, чаңгыда шуу, колхозлар, төзелеш лагерьлары... Кыенлыклар да җитәрлек иде. Өченче курска кадәр шикләндем: дөрес җирдә укыйммы соң? Соңыннан тынычландым. Өч ел староста булдым, еш кына төркемне коткарырга, белмәгән чакта да җаваплар уйлап табып нәрсәдер сөйләргә туры килә иде. Имтиханнарга махсус әзерләнмәдем, һәрвакыт диярлек уңыш елмая иде. Кайвакыт башка кызлар алдында оят була иде. Алар үпкәлиләр; төне буе укыдылар, ә мин йокладым һәм тагын 5 ле алдым. Бишлеләр алырга ярата идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицђћгђмђ

2
X