Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тарихчылар киңәшләште

Район мәктәпләренең тарих укытучылары 7 нче уку учреждениесенә методик берләшмә (җитәкчесе Эльмира Вәлиева) утырышына җыелдылар. Аның эшендә шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина, мәгариф идарәсе психологы Эльвера Маслова катнаштылар. Тарих укытучысы Гөлнур Бородина 7 нче сыйныфта "Үзара мөнәсәбәтләр" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Очрашуның икенче өлеше мөгаллимә Фәридә Гәрәеваның "Без...

Район мәктәпләренең тарих укытучылары 7 нче уку учреждениесенә методик берләшмә (җитәкчесе Эльмира Вәлиева) утырышына җыелдылар.
Аның эшендә шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина, мәгариф идарәсе психологы Эльвера Маслова катнаштылар.
Тарих укытучысы Гөлнур Бородина 7 нче сыйныфта "Үзара мөнәсәбәтләр" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Очрашуның икенче өлеше мөгаллимә Фәридә Гәрәеваның "Без бит Бондюг ягыннан" китабын презентацияләүгә багышланды. Укучылар авторның җырларын, шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Утырыш түгәрәк өстәл артында фикер алышу, тарихи проектларны гамәлгә ашыру буенча сөйләшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделееевск Менделеевск яналыклары информация