Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Туган тел көне”

Фәймә вахриева Халыкара Туган тел көненә шәһәрнең 8 нче балалар бакчасында шундый исемле региональ конкурс оештырылды. Бәйгене әзерләүчеләр - Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының мәктәпкәчә һәм социаль педагогика доценты Илсөяр Хәбибуллина һәм "Сандугачым" бакчасының өлкән тәрбиячесе Гүзәл Фәттахова. Конкурсның йомгаклау этабына җыелган Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән һәм Менделеевск...

Фәймә вахриева
Халыкара Туган тел көненә шәһәрнең 8 нче балалар бакчасында шундый исемле региональ конкурс оештырылды.
Бәйгене әзерләүчеләр - Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының мәктәпкәчә һәм социаль педагогика доценты Илсөяр Хәбибуллина һәм "Сандугачым" бакчасының өлкән тәрбиячесе Гүзәл Фәттахова. Конкурсның йомгаклау этабына җыелган Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән һәм Менделеевск районыннан педагоглар мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә туган телне өйрәнү торышы, бу өлкәдәге уңышлар, яңалыклар һәм тәҗрибә белән бүлештеләр.
Бакча мөдире Эльмира Гыйльфанова, методист Гүзәл Фәттахова, кунакларны сәламләп, тема буенча коллектив эшчәнлегенә тукталдылар һәм киләчәккә куелган бурычлар белән таныштырдылар. Бакчада тәрбияләнүчеләр туган телләрендә оста аралаша белүләрен шигырь сөйләп, җырлап, уйнап-биеп исбатладылар.
Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова республикада туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелүе турында белдерде һәм район укыту учреждениеләрендә бу юнәлештә тәҗрибә үрнәкләре белән таныштырды.
Чараның практик өлеше урта һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә фольклор бәйрәме һәм әкият иленә сәяхәт белән дәвам итте (тәрбиячеләр Л.Шәрәфетдинова, З.Гайнетдинова, Л.Шиабиева).
Тел белгечләре "Аңлашабыз дуслык телендә", "Музей педагогикасы", "Халыклар дуслыгы" проектларын тәкъдим иттеләр, рус, мари, татар телләрен өйрәнү методикасы турында чыгышлар тыңладылар. Илсөяр Хәбибуллина, тәҗрибә бүлешкән тәрбиячеләр чыгышына йомгак ясап, очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм конкурста уңышка ирешкәннәргә дипломнар, сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф