Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңача тестлаштыралар

Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә һәм вузларда профилактик чаралар старт ала. Алар кысаларында укучылар һәм әти-әниләр гадәттә тулы мәгълүмат алалар һәм профтикшерүгә ирекле ризалык бирәләр. Республика Хөкүмәте һәм наркоконтроль идарәсе инициативасы буенча тестлаштыру белән медтикшерүләр 2006 елдан үткәрелә. Шул вакыт эчендә 800 меңнән артык укучы һәм студент тикшерелде һәм...

Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә һәм вузларда профилактик чаралар старт ала.
Алар кысаларында укучылар һәм әти-әниләр гадәттә тулы мәгълүмат алалар һәм профтикшерүгә ирекле ризалык бирәләр. Республика Хөкүмәте һәм наркоконтроль идарәсе инициативасы буенча тестлаштыру белән медтикшерүләр 2006 елдан үткәрелә. Шул вакыт эчендә 800 меңнән артык укучы һәм студент тикшерелде һәм 500дән артык наркотик кулланучы ачыкланды. Практика күрсәткәнчә, тестлаштыру - үтемле чара - кабаттан куллануның бер генә очрагы да теркәлмәде.
Быелгы уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән расланган "Юл картасы" гамәлгә керә. Барлык уку йортлары да "куркынычлык төркемендәге" укучыларны кинәт тестлаштыруга әзер булырга тиеш. Казанда һәм Чаллыда укучыларның биомохите синтетик наркотикларны ачыкларга сәләтле яңа приборда тикшереләчәк. Башка шәһәрләрдә, шул исәптән Менделеевскида да, яңа тест-системалар белән классик тестлаштыру дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђгариф

2
X