Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Заманча мәктәпкә лидерлар кирәк

Чәчәкләр һәм котлаулар, рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр, кул эшләре күргәзмәсе, яшь артистлар һәм спортчылар чыгышлары - болар барысы да пәнҗешәмбе көнне "Юность" район мәдәният йортында узган традицион мәгариф хезмәткәрләре конференциясенең нигезен тәшкил итте. Укытучылык форумы район мәдәният йорты янындагы мәйданда һәм Геройлар аллеясында гадәти булмаганча старт алды. Һәркемгә балачактан таныш...

Чәчәкләр һәм котлаулар, рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр, кул эшләре күргәзмәсе, яшь артистлар һәм спортчылар чыгышлары - болар барысы да пәнҗешәмбе көнне "Юность" район мәдәният йортында узган традицион мәгариф хезмәткәрләре конференциясенең нигезен тәшкил итте.
Укытучылык форумы район мәдәният йорты янындагы мәйданда һәм Геройлар аллеясында гадәти булмаганча старт алды. Һәркемгә балачактан таныш мәктәп җырлары яңгыравында балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең тематик мәйданчыклары эшләде: "Мәктәпкәчә мәгариф", "Алдынгылык мәктәбе", "Мәктәп - компетенция үзәге", "Милли һәм өстәмә белем". Август педсоветы "Очарование" коллективы нәниләренең бию композициясе һәм беренче сыйныфларның сәламләве белән башланды.

Укытучылыкның иң яхшы вәкилләрен, төрле бәйгеләр номинантларын район башлыгы һәм Мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләү булды, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре тапшырылды.
Конференциянең рәсми булмаган өлешендә ветеран укытучыларны, юбилярларны, яшь белгечләрне хөрмәтләделәр. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, БСМ, 7 нче балалар бакчасының иҗат төркемнәре яраткан остазларына бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары август конференциясе