Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Безнең мәктәп иле”

    Шундый исемдә 3 нче мәктәптә укытучылар көне һәм мәгариф учреждениесенең 30 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәм көнендә иртә белән үк мәктәп фойесында музыка яңгырады. Укытучыларны өлкән сыйныф укучылары "пиратлар" образында каршы алдылар һәм аларны үзләренең "корабльләренә" алдылар. Квест барышында педагоглар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында барлык остазларны татлы призлар көтте....

    Шундый исемдә 3 нче мәктәптә укытучылар көне һәм мәгариф учреждениесенең 30 еллыгына багышланган чара узды.
    Бәйрәм көнендә иртә белән үк мәктәп фойесында музыка яңгырады. Укытучыларны өлкән сыйныф укучылары "пиратлар" образында каршы алдылар һәм аларны үзләренең "корабльләренә" алдылар. Квест барышында педагоглар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында барлык остазларны татлы призлар көтте.
    Аннан соң актлар залында рәсми өлеш булды. Җыелганнарга котлау сүзе белән мәгариф Идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева мөрәҗәгать итте. Ул иң яхшы укытучыларга ведомствоның мактау грамоталарын тапшырды. Мәктәп тарихы, аның бүгенге тормышы, киләчәк үсеше бәйрәмнең төп темасы булды, анда балалар, мөгаллимнәр, ата-аналар катнашты. Пеочетлы кунаклар сыйфатында педагогик хезмәт ветераннары Т.Масленникова, Н.Ионова, Л.Сәхәбиева, Ф.Мөхәмәдиева чакырылдылар, алар мәгариф учреждениесендә эшләгән еллардагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Рәхмәт йөзеннән укучылар ветераннарга кызыл розалар һәм продукт җыелмасы бүләк иттеләр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Орлова үзе язган шигырьләрен укыды.
    Котлау сүзләре белән 2А сыйныфының ата-аналар комитеты әгъзалары, элеккеге чыгарылышлар Илшат Кәшипов, Валентина Коростелева, Мария Казачкова һәм башкалар мөрәҗәгать иттеләр. Директор Евгений Ямщиков педагоглар коллективы һәм укучыларның уңышлары, мәктәпнең перспектив үсеше турында сөйләде.
    Чара күңелләрне дулкынландыргыч һәм җылы атмосферада узды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: