Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Безгә васыять – җиребезне сакларга

    Уникенче район халык иҗаты фестивале Иске Гришкин авылында беренче концерт белән ачылды. Россиядә Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителүе чараның төп темасын билгеләде. "Безгә васыять - җиребезне сакларга" девизы астында әзерләнгән чарага Бәзәкә, Камай, Тойма үзешчәннәре иң отышлы номерларын тәкъдим иттеләр. Төрле яшьтәге сәнгать сөючеләр арасында сәхнә ветераннары...

    Уникенче район халык иҗаты фестивале Иске Гришкин авылында беренче концерт белән ачылды.
    Россиядә Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителүе чараның төп темасын билгеләде. "Безгә васыять - җиребезне сакларга" девизы астында әзерләнгән чарага Бәзәкә, Камай, Тойма үзешчәннәре иң отышлы номерларын тәкъдим иттеләр. Төрле яшьтәге сәнгать сөючеләр арасында сәхнә ветераннары булуы да куанычлы күренеш. Тамашачыларны жанр төрлелеге - халык һәм авторлык җырлары, заманча, шулай ук рус, татар, чегән, әзербайҗан биюләре, скетчлар, ансамбльләр чыгышы җәлеп итте.
    Фестивальдә катнашучы Мөбарәкшиннар (Тойма), Япаевлар (Иске Гришкин) гаиләләре чыгышы алкышларга күмелде. "Камай сандугачлары" ансамбле, татар халык җырларына попурри башкарып, һәркемнең күңелен яулады. Фестивальнең чираттагы концертлары Монашта, Бөрешледә, Ижевкада булачак. Икенче мартта иң отышлы номерлардан төзелгән йомгаклау концерты "Юность" район мәдәният йортында узачак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим