Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Бизәкләрдә – күңел җылысы

    Аның бу шөгыле мәктәп чорыннан ук килә. Беренче эшен 8 нче класста укыган вакытта башкара. Шуннан бирле Люзия Хәкимулла кызы Әхмәтгәрәева бихисап күп картиналар иҗат иткән. Иҗат җимешләре каләм, пумала һәм майлы буяулар белән түгел, энә һәм төрле төстәге җепләр ярдәмендә дә туа. Бер-берсенә ялганып киткән вак бизәкләр соклангыч сәнгать...

    Аның бу шөгыле мәктәп чорыннан ук килә. Беренче эшен 8 нче класста укыган вакытта башкара. Шуннан бирле Люзия Хәкимулла кызы Әхмәтгәрәева бихисап күп картиналар иҗат иткән.
    Иҗат җимешләре каләм, пумала һәм майлы буяулар белән түгел, энә һәм төрле төстәге җепләр ярдәмендә дә туа. Бер-берсенә ялганып киткән вак бизәкләр соклангыч сәнгать әсәренә әверелә. Моның өчен Люзия ханым көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмый. Аның иң кадерле эшләренең берсе - "Яз кызы". Шулай ук "Көзге муллык", "Сөю гөле - роза", "Грузин кызы", "Аккошлар" һәм тагын бик күп берсеннән-берсе нәфис эшләр. Алар арасында шактый өлешне натюрмортлар алып тора, портретлар да дистәгә якын. Леонардо да Винчиның серле елмаюлы "Джаконда"сы гына да ни тора?! Канвага төшерелгән сурәтне кысаларга тарттырырга да кирәк бит әле. Ә андый чималны күршедәге зуррак шәһәрләрдәге багет остаханәләреннән юнәтергә туры килә.
    Бүгенге көндә Люзия Хәкимулла кызының шәхси коллекциясендә шома чигү, тапкырлап чигү ысуллары белән эшләнгән йөздән артык иҗат җимеше тупланган. Аларның бер өлеше туган якны өйрәнү музеена күргәзмәгә алынган, бүләк буларак еракларга киткәннәре дә байтак.
    - Дуслар һәм танышлар стенада эленеп торган эшләремне күрәләр дә, сорап алалар. Менә бу кара канвадагы розаларны бер тапкыр гына чикмәдем инде, - дип сөйли хуҗабикә. - Ләкин кабат чигүнең кызыгы бетә.
    Люзия апаның кызы Сәрия дә, оныгы Ләйсән дә кул эшләренә оста. Хәтта киленнәре Регина да чигү серләрен өйрәнә башлаган. Сәрия Мәгъсумҗан кызы "Менделеевсказот" заводында инженер булып эшли. Буш вакытларында ни белән генә шөгыльләнми ул: чигү дә чигә, туйлар-тантаналар өчен сувенирлар да ясый, чәк-чәк тә пешерә.
    - Ә чигү серләренә мине әбием өйрәтте. Әти-әниебез гел эштә булды. Буш вакытларда кул эшләре белән шөгыльләнергә бик яратам, аларга бөтен күңелемне салам, - дип сөйли С.Абдрахманова.
    Быел Сәриянең кызы Ләйсән "Сабантуй сөлгесе" район бәйгесендә 2 нче урынны яулаган. "Бу буыннан-буынга килә торган гаилә һөнәре, - ди Люзия Хәкимулловна. - Әнием бик матур итеп сөлгеләр, ашъяулыклар чигә, челтәрләр бәйли, әтием агачтан йорт кирәк-яраклары эшли иде. Күршедә яшәгән апаларның кул эшләренә оста булуына хәйран калырлык иде".
    Ә бит ул яшьлегендә эретеп ябыштыручы булырга укыган, шул белгечлеге буенча 15 ел, соңрак, әти-әнисе кебек, химия заводында аппаратчы булып озак еллар тырыш хезмәт куйган кеше. Күңеле шулай тели аның, бу - йөрәк кушуы. Люзия Хәкимулла кызының әле бары тик хыялда гына йөрткән бик күп бизәкләре күңел сандыгында саклана.
    Г.Гыйләҗева
    С.Романов фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим