Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Халыклар берлеген ныгытып

    "Юность" район мәдәният йортында районда беренче тапкыр "Менделеевск - тату гаилә" фольклор бәйрәме узды. Безнең төбәктә яшәүче татар, рус, удмурт, мари, керәшен һ. б. халыкларның кабатланмас күңел байлыгын, җәйге чәчәкле кырдай сәнгать төрлелеген "Памаш", "Возжайка" (җитәкчесе М.Кузнецова), "Эрвел" (Ф.Козырева), "Шушпык" (Г.Мальгин), "Бигәш" (К.Михайлова) ансамбльләре күрсәтте. Тамашачы үзешчәннәр Г.Богданованың, сәхнә ветераннары...

    "Юность" район мәдәният йортында районда беренче тапкыр "Менделеевск - тату гаилә" фольклор бәйрәме узды.


    Безнең төбәктә яшәүче татар, рус, удмурт, мари, керәшен һ. б. халыкларның кабатланмас күңел байлыгын, җәйге чәчәкле кырдай сәнгать төрлелеген "Памаш", "Возжайка" (җитәкчесе М.Кузнецова), "Эрвел" (Ф.Козырева), "Шушпык" (Г.Мальгин), "Бигәш" (К.Михайлова) ансамбльләре күрсәтте. Тамашачы үзешчәннәр Г.Богданованың, сәхнә ветераннары А.Фәрхетдинованың, В.Никифоровның чыгышларын яратып хозур кылды. Чараны алып баручылар Р.Хәмәтгалимова, В.Никифоров белдерүенчә, тату яшәүче, хезмәт куючы, күңел дә ача белүче төрле милләт вәкилләренең байлыгы - дуслык һәм бердәмлек.
    Бу турыда бәйрәм кунагы - район җитәкчесе И.Привалов та ассызыклады:
    - Милләтләрнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау иң зур бурычларның берсе булып тора. Бүгенге очрашу - шуның бер дәлиле.
    - Бондюг җире талантларга бай. Буыннан-буынга күчеп килгән халык авыз иҗатын түкми-чәчми балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерү - алда торган максат, - диде сәламләү сүзендә район кураторы, ТР баш суд приставы Х.Шәрипов.
    Фольклор бәйрәме чыгыш ясаган коллективлар парады белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: