Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Хәрби юллар буйлап

    Фәймә Вахриева "Юность" район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 24 ел тулу уңаеннан концерт оештырылды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Шурави" иҗат төркеме белән бергә Яр Чаллы шәһәренең "Февраль җиле" коллективы чыгыш ясады. Ике ансамбльнең дә солистлары Рамил Дәүләтшин, Юрий Шалин, Наил Каюмов, Алексей Соломонов -...

    Фәймә Вахриева
    "Юность" район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 24 ел тулу уңаеннан концерт оештырылды.
    Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Шурави" иҗат төркеме белән бергә Яр Чаллы шәһәренең "Февраль җиле" коллективы чыгыш ясады. Ике ансамбльнең дә солистлары Рамил Дәүләтшин, Юрий Шалин, Наил Каюмов, Алексей Соломонов - әфганчылар. Башкарган әсәрләре дә шул чор вакыйгаларына багышланды. Болар - "Я вернусь", "Дембельский альбом", "Мы уходим", "Братцы афганцы", "Расскажи, друг, про войну" һ.б. лар. "Шурави" һәм "Февраль җиле" - төрле күләмдәге конкурслар җиңүчеләре. Аларның репертуары чын патриотлар тәрбияләргә булыша. Мәдәният йорты хезмәткәре Данияр Кәбиров һәм 7 нче балалар бакчасына йөрүче Богдан тамашачыларга иң отышлы җырларын бүләк иттеләр.
    "Виват" композициясен залдагылар яу кырыннан кайтмаганнарның истәлегенә хөрмәт йөзеннән аягүрә басып тыңладылар. Күптән түгел мәрхүм булган әфганчы, "Шурави" солисты Фәндүс Камалетдиновны җыелганнар бер минут тынлык белән искә алдылар.
    Концертка улы Толя белән килгән Алевтина Моисеева:
    - Әфганчы якташларыбызның чыгышын көтеп алабыз. Улым дусты Богданны хуплап чәчәк тапшырырга килде, - диде.
    Менделеевлы Тамара Тунгускова, Чаллыдан Диана Корбангалиева да патриотик җырларны үз итүләрен белдерделәр һәм мондый концертларның еш булуын теләделәр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: