Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Кече ватанның тарту көче

    7 сентябрьдә туган якны өйрәнү музеенда рәссам Фадеевларның "Тарту көче" дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды. Талантлы педагогларны тәбрикләргә коллегалары, район мәктәпләре укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, сәләтләренә сокланучылар килде. Алар күргәзмәгә куелган эшләр белән кызыксынып таныштылар һәм фикерләрен уртаклаштылар. Виктор Соловьев: "Миңа Фадеевларның иҗаты кызыклы, чөнки аларда яраткан шәһәрем чагыла. Һәр картинаның...

    7 сентябрьдә туган якны өйрәнү музеенда рәссам Фадеевларның "Тарту көче" дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды.
    Талантлы педагогларны тәбрикләргә коллегалары, район мәктәпләре укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, сәләтләренә сокланучылар килде. Алар күргәзмәгә куелган эшләр белән кызыксынып таныштылар һәм фикерләрен уртаклаштылар.
    Виктор Соловьев: "Миңа Фадеевларның иҗаты кызыклы, чөнки аларда яраткан шәһәрем чагыла. Һәр картинаның үз кәефе бар. Аеруча "Көз" исемлесе ошады".
    Клавдия Смирнова: "Бу картиналар матурлыкның янәшәдә булуы турында сөйли. Пейзажларга, шәһәр мотивларына карап, кече ватанга кагылышың барлыгын тоясың. Берничә картинада чиркәү һәм мәчет чагылдырылган, бу авторларның югары рухи байлыгы турында сөйли".
    Музей хезмәткәре Фирүзә Габдрахманова Ольга һәм Николай Фадеевларның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Алар озак еллар дәвамында сәнгать мәктәбендә рәсем дәресләре укыталар, шәкертләре белән халыкара, Россия һәм региональ конкурсларда актив һәм уңышлы катнашалар.
    Фадеевларны күргәзмә ачылу белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П.Миронов, сәнгать мәктәбе һәм БИҮ директорлары Н.Ювакаева һәм Ә.Талыйпова һ.б.лар тәбрикләде.
    - Бу күргәзмә, - дип билгеләде Н.Фадеев, - үзебез шуның өлешенә әверелгән шәһәргә бүләк. Картиналарыбыз туган як табигате, безне әйләндереп алган һәм ярдәм күрсәткән кешеләр белән туа.
    Ольга Александровнаның картиналары реализм һәм сюреализм элементлары белән натюрморт жанрында башкарылган.
    - Мин чәчәкләр яратам, - ди рәссам, - алар мине илһамландыра.
    Күргәзмә 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: