Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Китапханә заман белән бергә

    Гассар исемендәге мәдәният сараенда ремонт баруга карамастан, үзәк китапханәдә эшләр үз көенә дәвам итә. - Без хәтта бәйрәм көннәрендә дә график буенча эшләдек, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Людмила Красноперова. - Бу чорда матур әдәбиятка һәм заманча авторларның китапларына ихтыяҗ зур булды. Яңа елда район китапханәләренә 73 исемдәге газета...

    Гассар исемендәге мәдәният сараенда ремонт баруга карамастан, үзәк китапханәдә эшләр үз көенә дәвам итә.
    - Без хәтта бәйрәм көннәрендә дә график буенча эшләдек, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Людмила Красноперова. - Бу чорда матур әдәбиятка һәм заманча авторларның китапларына ихтыяҗ зур булды.
    Яңа елда район китапханәләренә 73 исемдәге газета һәм журнал киләчәк. Алар арасында - Россия, республика, район матбугаты, шулай ук удмурт һәм мари телләрендә басмалар. Соңгы елларда китап фондлары федераль, республика һәм җирле бюджетлар средстволары хисабына актив тулылана. Узган елда 5 меңнән артык яңа китап кайтты, безнең китапханәләрдә барлыгы 200 меңнән артык китап бар.
    "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру кысаларында начар күрүчеләр өчен Брайль системасы буенча рельефлы-нокталы ысул белән башкарылган "Наша җизнь" һәм "Литературное чтение" журналлары һәм газеталары килә. Аудиокассеталарда, флеш-карталарда китаплар бар.
    - Күз күреме буенча инвалидлар өчен республиканың махсуслаштырылган китапханәсе белән килешү нигезендә барлык теләүчеләр рус һәм татар телләрендә "сөйләшүче" китаплардан файдалана алалар, - ди Людмила Федоровна. - Бу хезмәт ихтыяҗлы, аудиокитаплар алырга Ижевкадан укучыбыз даими килә. Әлеге юнәлештә алга таба да эшләячәкбез.
    Китапханәчеләр белән әңгәмәбез өзелә. Валентина Комарова китапханәгә язылырга килгән, бүләк итеп бик күп журналлар бирде.
    Китапханә фондларын укучылар да даими тулыландыра, шунлыктан китапларның бер өлешен җирле колониягә тапшыру мөмкинлеге бар, бу - учреждениенең мәдәни-тәрбия процессына өлеш кертү дигән сүз.
    - Ә укучы күпчелек нинди әдәбият белән кызыксына?
    - Интернет барлыкка килү белән, уку әсбапларан азрак сорый башладылар, ләкин укучыларыбыз арасында студентлар аз түгел. Шушы көннәрдә театр училищесы студенты булган иде, ул "Әдәбиятта заманча бозыклыкларны ачу" дигән темага реферат әзерләде. Классикага һәрвакыт ихтыяҗ зур. Детективлар, мәхәббәт романнары сорала. Кайбер укучылар заманча авторларны - Пелевин, Веллер, Акунин, Маринин, Устинова, Коэльо һәм башкаларны укырга махсус киләләр.
    Әгәр китапханәдә укучы сораган китап юк икән, аның исеме комплектлаштыруга чираттагы гаризага кертелә.
    - Людмила Федоровна, районда китапханә эше тарихы 1936 елда башланды. Фондларда ул елларның китаплары бармы?
    - Без китап музеен булдыру идеясе белән яшибез. Бу максаттан зур булмаган фонд тупладык - 30-40 нчы еллар китаплары, нигездә матур әдәбият. Сирәк басмаларга килгәндә, аларга репринтлыларны кертеп була - безнең көннәрдә бастырылган, ләкин оригиналга туры китереп. Мәсәлән, Анна Ахматованың 1911 елдагы шигырьләр җыентыгы, 1941 елның 22 июненнән һәм 1945 елның 9 маеннан "Правда" газетасы. Ләкин китап музее идеясен тормышка ашыруга ремонттан соң гына тотыначакбыз.
    Ольга Смолькова
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим