Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Кроссворд”тан ретро стилендә кичә

    Якшәмбе көнне "Юность" район мәдәният йортында узган "Кроссворд" вокаль-инструменталь ансамбле концертында 60-80 нче еллар җырлары яңгырады. Ольга Смирнова Менделеевск җирендә вокаль төркемнәр туу башлангычында торган музыкантларны тамашачы алкышлар белән каршы алды. Алар арасында - Михаил һәм Лазарь Прокофьевлар, Ирек Галләмов, Наис Җәләлетдинов, Юрий Белоусов. Алып баручы Илсөяр Гобәйдуллина "Орион", "Зодчие",...

    Якшәмбе көнне "Юность" район мәдәният йортында узган "Кроссворд" вокаль-инструменталь ансамбле концертында 60-80 нче еллар җырлары яңгырады.
    Ольга Смирнова
    Менделеевск җирендә вокаль төркемнәр туу башлангычында торган музыкантларны тамашачы алкышлар белән каршы алды. Алар арасында - Михаил һәм Лазарь Прокофьевлар, Ирек Галләмов, Наис Җәләлетдинов, Юрий Белоусов.
    Алып баручы Илсөяр Гобәйдуллина "Орион", "Зодчие", "Фаэтон" беренче вокаль-инструменталь ансамбльләре турында сөйләде. "Кроссворд" ансамбле беренче елларны "Коммунарлар" исеме астында чыгыш ясады, чөнки алар "Коммуна" театры базасында оешты. Соңрак исемнәрен революцион булмаганга алыштырдылар. Төркемне "Кроссворд" дип атарга Александр Лыков тәкъдим итте.
    Бу көнне күп буын вәкилләре яраткан "Наклонилось вдруг небо ниже", "Школьное окно", "Когда молчим вдвоем", "Когда горит свеча" һ.б. җырлар яңгырады. Виктор Зәйнетдинов бард җырларын башкарды. Төркемдә бәрмә инструментларда уйнаучы Җиһангир Йосыпов үзе иҗат иткән Менделеевск турында җыры белән чыгыш ясады.
    - Талантыгыз, безне яшьлеккә һәм балачагыбызга кайтарганыгыз өчен рәхмәт, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, ансамбль җитәкчесе Лазарь Прокофьевка чәчәк букеты тапшырып.
    Тамашачы, тәэсирләрен тыя алмыйча, яраткан музыкантларына чәчәкләр бүләк итте, сәхнәдән рәхмәтләрен белдерде.
    - Әйтерсең, хәтер дулкынында яшьлегебезгә кайттык, - ди Гөлүзә Бондарева.
    - Без бүген ишеткән җырлар әле дә минем хәтеремдә саклана, - дип корреспондент белән бүлеште Елена Кулакова, - алар яңгыраганда йөрәк тә ешрак тибә башлый.
    "Я еще сюда вернусь" финал композициясе музыкантларның кабат менделеевлыларны бу залда җыячагына вәгъдә кебек яңгырады.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: