“Ля-ля-фа” музыкаль дулкынында
С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Ля-ля-фа" коллективы беренче мәртәбә отчет концерты белән зур сәхнәдә чыгыш ясады. Яшь артистлар үсә төштеләр, алар иҗатын яратучылар саны да артты - кече залда концертка керергә теләүчеләрнең барысына да урын җитми иде. Солистлар - Бөтенроссия, республика, район музыкаль конкурслары лауреатлары матур җырлар башкарды. Нәни йолдыз Камилла...
С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Ля-ля-фа" коллективы беренче мәртәбә отчет концерты белән зур сәхнәдә чыгыш ясады.
Яшь артистлар үсә төштеләр, алар иҗатын яратучылар саны да артты - кече залда концертка керергә теләүчеләрнең барысына да урын җитми иде. Солистлар - Бөтенроссия, республика, район музыкаль конкурслары лауреатлары матур җырлар башкарды. Нәни йолдыз Камилла Садыйкова өчен сәхнәдә чыгыш ясау яраткан шөгыль, концерт барышында ул берничә мәртәбә киемен алмаштырып, берничә композиция башкарды. Владимир Костин репертуарында өлкәннәр җырлый торган мәхәббәт хисләре турында лирик җырлар. Айрат Шәрәфетдинов, Алина Овчарова һәм Рәмилә Гайнетдинова артистларча оста башкарулары белән тамашачыны шаккатырды. Концерт барышында бер үк вакытта җырларга һәм Рональдо булу турында хыялланырга мөмкин булуына инандык. Руслан Хәбиров башкаруындагы "Футбол" җыры бигрәк тә малайлар күңеленә хуш килде.
Коллектив җитәкчесе Лира Улько концерт кына түгел, үзенчәлекле шоу әзерләгән. Балаларның киемнәре һәм хәрәкәтләре сайланган композицияләргә тәңгәл килде. Ретро күлмәкләр һәм хәрби формада киенгән өлкән төркем сугыш чоры җырын башкарды.
- Безнең чыгышлар спектакльне хәтерләтсен дип тырышабыз. Ныклап әзерләнәбез, җырның темасы һәм жанрына туры китереп киемнәр сайлыйбыз, хәрәкәтләр өйрәнәбез. Тамашачы тыңларга гына түгел, карарга да килә, шунлыктан укучыларның сәхнә осталыгы дәресләрендә өйрәнгәннәрне күрсәтү мөмкинлеге бар, - дип сөйли Лира Ниловна.
Әти-әниләр, энекәшләре җырчыларга чәчәкләр бүләк иттеләр, бер генә артистның чыгышы аннан башка булмый диярлек. Алдагы еллардагы кебек иң күп чәчәк букеты Сирануш Овсеһян өлешенә туры килде. Туганнары аның чыгышын карарга күпләр килгән.
- Сирануш җырларга ярата, ул безнең чын артист кебек. Бу коллективта дүрт ел шөгыльләнә. Һәр концерттан соң горурлык хисе кичерә, - дип апасы Ася Григорян һәм гаилә дуслары Арминэ Карганян.
Мәдәният бүлеге начальнигы Павел Миронов һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева уңышлы чыгыш ясаган коллективны котладылар. Анастасия Аверинага вокал студияне тәмамлау турында таныклык бирелде.
-
21 февраль 2019 - 16:39Республика күләмендә 20 тәрбияче һөнәри осталык бәйгесендә иң яхшылар исемен яулау өчен көч сынашачаклар «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгесенең зона этабы төгәлләнде.2400
-
21 февраль 2019 - 15:29Буй-сыны төз, яуда – кыю 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә сафта җыр башкару смотры үтте.2800
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.3200
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.3500
-
20 февраль 2019 - 09:45Бәрәңге һәм кабак белән тавык канаты Шундый тәмле булып пешә. Әллә кабак белән булганга, бәрәңге дә искиткеч тәмле булган иде.4600
-
20 февраль 2019 - 09:43Марилар иҗаты: күңелле һәм дәртле Районда ел саен халык иҗаты фестивален үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу кичне Илнәт авылы мәдәният йортында үзләренең сәхнә осталыкларын мари милләте вәкилләре күрсәтте.4700
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.5200
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.4900
-
20 февраль 2019 - 14:31Менделеевскида мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Син – уникаль!» II республика конкурсы уздыБәйгегә Яр Чаллы, Казан, Кукмара, Нурлат, Лениногорск, Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Мамадыш, Арча районнарыннан, Җәлил поселогыннан 250дән артык бала катнашты.4800
-
20 февраль 2019 - 09:44МЕНДЕЛЕЕВСКИДА РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН ЧЫГЫШ ЯСАДЫ“Утсын төтен” – С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шундый исемдә татар эстрадасының танылган җырчысы, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концерты булды.5300
-
20 февраль 2019 - 09:44МЕНДЕЛЕЕВСКИДА РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН ЧЫГЫШ ЯСАДЫ “Утсын төтен” – С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шундый исемдә татар эстрадасының танылган җырчысы, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концерты булды.5300
-
20 февраль 2019 - 14:31Менделеевскида мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Син – уникаль!» II республика конкурсы узды Бәйгегә Яр Чаллы, Казан, Кукмара, Нурлат, Лениногорск, Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Мамадыш, Арча районнарыннан, Җәлил поселогыннан 250дән артык бала катнашты.4800
-
20 февраль 2019 - 09:43Марилар иҗаты: күңелле һәм дәртле Районда ел саен халык иҗаты фестивален үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу кичне Илнәт авылы мәдәният йортында үзләренең сәхнә осталыкларын мари милләте вәкилләре күрсәтте.4700
-
20 февраль 2019 - 09:45Бәрәңге һәм кабак белән тавык канаты Шундый тәмле булып пешә. Әллә кабак белән булганга, бәрәңге дә искиткеч тәмле булган иде.4600
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.3500
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.3200
-
21 февраль 2019 - 15:29Буй-сыны төз, яуда – кыю 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә сафта җыр башкару смотры үтте.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеев яналыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47615 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика