Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мәдәнияттән башка яшәү юк

    - Район күләмендәге бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый. "Юность" РМЙ, 15 авыл мәдәният йорты, биш авыл китапханәсе төрле бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү, милли мәдәниятне үстерү өлкәсендә тырышлык куя, - дип мәгълүмат бирде үз чыгышында "Юность" район мәдәният йорты директоры Рәйхана Фәрхетдинова. "Тихоновские зори", "Возжайка", "Памаш",...

    - Район күләмендәге бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый.
    "Юность" РМЙ, 15 авыл мәдәният йорты, биш авыл китапханәсе төрле бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү, милли мәдәниятне үстерү өлкәсендә тырышлык куя, - дип мәгълүмат бирде үз чыгышында "Юность" район мәдәният йорты директоры Рәйхана Фәрхетдинова.
    "Тихоновские зори", "Возжайка", "Памаш", "Элнет", "Теремшур", "Бигәш", "Ак чишмә" фольклор коллективлары, "Умырзая", "Бизәк", "Камай" бию ансамбльләре - район горурлыгы.
    Мәдәният хезмәткәрләре Социаль яклау идарәсе, ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте, авыл җирлекләре башлыклары, "Менделеевск" МҮ белән берлектә халыкның төрле категорияләре белән күппланлы эш алып баралар, милли традицияләрне үстерүгә, үзешчән артистларны, кул эшләре осталарын барлауга зур игътибар бирәләр. Методик эш күләмле алып барыла.
    Ижевка авылында яңа клуб ачылу һәм Виктор Никифоровка "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен бирү узган елның мөһим вакыйгалары булды.
    Планда - Монай һәм Камай авылларында клуб төзү. Тугыз авыл клубында капиталь ремонт таләп ителү кискен проблема.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим