Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Музейга экскурсия

    Беренче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары (укытучылары М.Мөхәммәдиева) күңелендә туган якны өйрәнү музеена ясаган экскурсия озакка сакланыр. Ул илебез тарихында мөһим вакыйгага - Җиңү көненә багышланды. Учреждение хезмәткәре Ф.Габдрахманова әзерләгән "Хәтер юлыннан" дип исемләнгән музей дәресе шәһәрнең хәрби данына, җиде Советлар Союзы Героена, сугыш чорындагы тыл тормышына багышланды. Сугыш елы балалары...

    Беренче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары (укытучылары М.Мөхәммәдиева) күңелендә туган якны өйрәнү музеена ясаган экскурсия озакка сакланыр.
    Ул илебез тарихында мөһим вакыйгага - Җиңү көненә багышланды. Учреждение хезмәткәре Ф.Габдрахманова әзерләгән "Хәтер юлыннан" дип исемләнгән музей дәресе шәһәрнең хәрби данына, җиде Советлар Союзы Героена, сугыш чорындагы тыл тормышына багышланды. Сугыш елы балалары көндәлеген ачкан "Гаврошлар" ролик-презентация беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар да аларга кояшлы көннәр бүләк иткән якыннары турында сөйләделәр, темага караган викторина сорауларына җавап бирделәр. "Бабай турында" һәм "Россия" видеоклипларын карау да һәркемнең күңеленә хуш килде. Очрашуда малайлар, кызлар башкаруында Бөек Ватан сугышы аның батыр солдатлары турында шигырьләр яңгырады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: