Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Обзор розалары” – шаянлыларның җиңүе

    Шушы көннәрдә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина җитәкләгән "Шаян" ансамбленең җыелма составы Болгариядән "Обзор розалары" Халыкара фестиваленнән кайтты. Оста башкарылыш, зәвыклы костюмнар, тамашачының күңелен күтәрә алу коллективка урта яшь төркемендә "халык биюе" номинациясендә беренче урын яуларга мөмкинлек бирде. Никита Гудовский: - Көнгә ике тапкыр да репетициягә килә идек. Бәйгедә...

    Шушы көннәрдә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина җитәкләгән "Шаян" ансамбленең җыелма составы Болгариядән "Обзор розалары" Халыкара фестиваленнән кайтты.

    Оста башкарылыш, зәвыклы костюмнар, тамашачының күңелен күтәрә алу коллективка урта яшь төркемендә "халык биюе" номинациясендә беренче урын яуларга мөмкинлек бирде.
    Никита Гудовский:
    - Көнгә ике тапкыр да репетициягә килә идек. Бәйгедә җиңәчәгебезгә ышандык.
    Ләйлә Матвеева һәм Данил Ищенко:
    - Фестивальдә без "Чехарда", "Печән өсте", "Гармун", "Субботея" композицияләрен тәкъдим иттек. Максатка омтылуыбыз җиңү китерде дип уйлыйбыз.
    Нәкыя Насыйфуллина:
    - Без "Обзор розалары" халыкара конкурсының 4 нче сменасы җиңүчеләре булдык. Бәйгедә Чиләбе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Казан, Новосибирск шәһәрләреннән, Болгариядән иҗат төркемнәре катнашты. Безгә лаеклы көндәш булырлык коллективлар күп иде. Беренче урын өчен киләсе елда әлеге фестивальдә катнашуга 50 мең сум ташламага сертификат тапшырылды. Без шулай ук розалардан чәчәк композициясе тәкъдим итеп, икебаналар бәйгесендә җиңгән өчен грамотага лаек булдык. Ә иң күңеллесе - дөньяның теләсә кайсы иленә бару хокукы бирүче юллама алу.
    Менделеевлылар тимер юл вокзалында шаянлыларны шарлар, плакатлар һәм салют белән каршы алдылар. Остазлары, әти-әниләре һәм дуслары биючеләргә күтәренке кәеф, соклану хисләре бүләк иттеләр.
    Екатерина Грудцова, Наилә Мифтахова:
    - Без шаянлыларның җиңәчәгенә ышандык һәм алар өчен бик шат! Коллективка алга таба да иҗат уңышлары телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим