Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Төкле аягың белән Нәүрүз!

    Фәймә Вахриева Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган. Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур теләкләр җиткергәннәр, күңелле ял иткәннәр. Безнең якларда бераз онытылган...

    Фәймә Вахриева
    Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган.
    Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур теләкләр җиткергәннәр, күңелле ял иткәннәр. Безнең якларда бераз онытылган бәйрәм соңгы вакытта киң колач белән билгеләп үтелә.
    Узган атнада шул уңайдан Бәзәкәдә узган район күләм чарага тирә-юнь авылларыннан, һәм Тукай, Алабуга, Әгерҗедән кунаклар килде.
    Күңелле музыка халыкны бәйрәм мәйданына җыйды. Хөрмәтле авыл ветераны Мәүлидә Исмәгыйлова бәйрәмгә килгәннәрне сәламләп, изге теләкләрен җиткерде һәм күңел ачарга чакырды. Мәдәният йорты директоры Гүзәл Гомәрова концертны ачып Тойма, Камай, Песәй, Бөрешле авылларыннан килгән үзешчәннәр Айрат Мөбәрәкшин, Лариса Япаева, Гөлнур Ситдыйкова, Флүсә Соловьева, күрше төбәк кунаклары Сөмбел Зарипова, автор башкаручылар Нина Сәлимуллина, Фәния Мөхәммәтшинаны сәхнәгә чакырды. Хәрәкәтләнеп алырга теләүчеләргә уеннарда катнашу мөмкинлеге булды. Саф һавада әзерләнгән коймак олысына да кечесенә дә ошады. Чараны үткәрүгә өлеш керткән иганәчеләр һәм оештыручылар - хуҗалык җитәкчесе Ибраһим Галимов, җирлек башлыгы Мансура Сәлимуллина, шәхси эшмәкәр Рифнур Таҗиев һәм район мәдәният хезмәткәрләренә авыл халкы рәхмәтләрен җиткерде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим