Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ушковлар турында – Бөтен россиягә

    Кичә Д.Менделеевның вафат булуына 105 ел тулуга һәм Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган "Ушков укулары" VII Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады. Пленар утырыш сәгать 10да "Юность" район мәдәният йортында булды. Анда Мәскәү, Самара, Ижевск, Кунгур, РФнең һәм республиканың башка шәһәрләре музейлары, вузлары һәм фәнни учреждениеләре хезмәткәрләре, танылган Ушковлар токымы вәкилләре,...

    Кичә Д.Менделеевның вафат булуына 105 ел тулуга һәм Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган "Ушков укулары" VII Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады.
    Пленар утырыш сәгать 10да "Юность" район мәдәният йортында булды. Анда Мәскәү, Самара, Ижевск, Кунгур, РФнең һәм республиканың башка шәһәрләре музейлары, вузлары һәм фәнни учреждениеләре хезмәткәрләре, танылган Ушковлар токымы вәкилләре, шулай ук бу фамилияне йөртүче менделеевлылар килде. Форумны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Удмурт тел һәм әдәбият тарихы институты, муниципалитет һәм туган якны өйрәнү музее оештырды.
    Зал Варвара Капитоновна Ушкованың оныгының оныгы Ирина Орестовна Солнцеваны алкышлар белән каршылады. Ул купец династиясе вәкилләре булдырган традицияләрне саклаучыларның барысына да рәхмәт белдерде. "Безнең буын Шишкиннан башлана" дигән докладында Шишкиннар, Ушковлар, Стахеевларны берләштерүче гаилә тарихы, 30 нчы еллар вакыйгаларын кичергән данлыклы токым вәкилләренең язмышы турында сөйләнде.
    Ирина Орестовна, чын күңеленнән рәхмәт әйтеп, туган якны өйрәнү музеена бүләккә китаплар тапшырды, алар арасыннан "Свод прав и обязанностей купцов" дигәне аеруча кызыксыну тудыра.
    Ижевскидан тарих фәннәре докторы Нелли Лигенко XIX гасыр ахырында-XX гасыр башында Менделеевск төбәге халкының сәүдә-сәнәгать эшчәнлеге турында сөйләде. Форумны алып баручы шәһәр Советы рәисе урынбасары И.Гобәйдуллина билгеләп киткәнчә, Нелли Павловна киң җәмәгатьчелеккә Ушковларның исемнәрен ачкан кеше. Конференциядә катнашучылар "Доктор Живаго маршрутлары буйлап" тикшеренүе авторы Сергей Артемов чыгышын кызыксынып тыңладылар. Туган якны өйрәнүче, элеккеге полиция подполковнигы, роман текстын документлар, хатирәләр белән чагыштырып, роман авторы яшәгән һәм эшләгән Юрятин шәһәренең безнең як прообразы булуын раслый. Роман персонажларының күп сыйфатлары Б.Збарскийдан, Л.Карповтан һәм башкалардан язылган. "Ушковлар Самарада" дигән доклад белән чыгыш ясаган Самараның Волжск районы музее вәкиле Елена Чертова билгеләгәнчә, конференциядә катнашучыларны хезмәтләре барыбыз өчен дә үрнәк булган бөек династиянең язмышы берләштерә.
    - Барлык бондюглыларны да купец Ушковлар салган традицияләрне дәвам итүчеләр дип атарга була, - диде ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров.
    "Ушков укулары"н дүрт тема буенча секция утырышлары дәвам итте, аларда 50 дән артык доклад тыңланды. Чыгыш ясаучылар арасында - танылган купец династиясе токымыннан Сергей Рязанцев, фәнни хезмәткәрләр, район педагоглары. Утырышларда Ушковлар мирасын саклау, төбәкне туристлык ягыннан җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.
    Конференция программасына район, завод һәм туган якны өйрәнү музейлары буйлап экскурсияләр кертелде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим