Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ветераннар “Балкыш”та

    Татарстан Республикасы ветераннары арасында "Балкыш" үзешчән сәнгать фестиваленең сайлап алу туры "Юность" район мәдәният йортында узды. Талантларны барлау, татар мәдәниятен саклау, яшь буынның рухи әхлагын баету максатыннан оештырылган чараны ачу хокукы ветераннар хорына тапшырылды. Солист буларак күпләрне сокландырган Илгизәр Тимергалиева, Роза Миңнебаева, Римма Плитман, Клавдия Нестерова, Асия Кадыйрова, Луиза Вәлимөхәммәтова...

    Татарстан Республикасы ветераннары арасында "Балкыш" үзешчән сәнгать фестиваленең сайлап алу туры "Юность" район мәдәният йортында узды.
    Талантларны барлау, татар мәдәниятен саклау, яшь буынның рухи әхлагын баету максатыннан оештырылган чараны ачу хокукы ветераннар хорына тапшырылды. Солист буларак күпләрне сокландырган Илгизәр Тимергалиева, Роза Миңнебаева, Римма Плитман, Клавдия Нестерова, Асия Кадыйрова, Луиза Вәлимөхәммәтова чыгышлары ул көнне дә алкышларга күмелде.
    Авыл үзешчәннәре Роберт Нәбиуллин (Тойгуҗа), Римма Юзикеева (Камай), Ясәви Садыйковның (Турай) моңлы тавышлары һаман да әсир итә, күңелләрне дулкынландыра.
    Илнәттән Елена Иванова яшьләрчә җиңел, дәртле мари биюен башкарды. Сәхнә ветераны Любовь Косякова үзе иҗат иткән мәсәлләрен оста башкаруы белән җәлеп итте. "Күңелле әбиләр" ансамбле исемнәренең җисемнәренә туры килүен шаян такмаклар аша күрсәтте.
    Вячеслав Бәйрәмгулов, авторлык җырларын тамашачыга җиткергән Галина Богданова да үзләрен оста башкаручылар итеп таныттылар. Фестивальгә җыелганнарга ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов изге теләкләрен җиткерделәр һәм дипломнар тапшырдылар.
    Фестивальнең сайлап алу турлары август уртасында һәм сентябрьнең беренче атнасында узачак. Алардан соң гала-концерт була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: